Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Өч ел элек Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге башкаладагы татар яшьләре оешмаларын берләштереп Татар яшьләре шурасын оештырды. Бу оешманың җитәкчесе итеп Эмил Фәйзуллин билгеләнде.

Шура оешканга кадәр дә Мәскәүдә студент яшьләрнең оешмалары байтак кына иде инде. Алар арасында исеме билгеле булганнардан - “Кардәшлек”, “Мирас”, Манара” “Якташ”, соңрак мәдәни үзәк каршында оешып киткән “Бердәмлек”, “Җиденче буын” оешмаларын атарга була. Шулай итеп, Мәскәүнең татар яшьләренең күбесе төрле югары уку йортларында укучы студентлар, ун елга якын чамасы инде төрле чаралар оештырып үзләренең эш програмнарын алып баралар.

Оешмалар бер шурага берләшкәннән соң эшләр ничек бара? Азатлык хәбәрчесе Яшьләр шурасы җитәкчесе Эмил Фейзуллинга сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Эмил, татар яшьләре оешмалары бик күп хәзер Мәскәүдә. Вәкаләтле вәкиллек каршында оешкан “Татарстан якташлары” оешмасының бер канаты булган Яшьләр шурасы утыздан артык оешманы берләштерә. Шура ул оешмалар белән эшне ничек алып бара? Координация бармы?

Эмил Фейзуллин

Эмил Фейзуллин

– Шура оешуның ике максатыннан беренче да шул координация, яраштыру иде. Ә инде проектның икенче максаты – оешмаларның дәрәҗәсен күтәрү, эшләрнең әһәмиятен арттыру. Татар яшьләре алып барган сәясәт яңа әйбер түгел, ул инде күптән барлыкка килгән хәрәкәт. Ул оешмаларның биш-ун ел булган эшчәнлекләренә карасак, нәрсә эшли идек? Җыела идек шунда биш-ун кеше. Очраша идек тә, таралыша идек. Нәрсә булдыра ала инде андый гына очрашулар, әлбәттә, аның дәрәҗәсе бик түбән иде. Безнең хәзер мөмкинлекләр бик зур, координация үзенең нәтиҗәсен бирә.

– Шулай да шура оешканнан соң нинди чаралар турында бик әһәмиятле эш булды дип әйтә аласыз?

– “Хәрәкәт” проекты турында әйтергә була. Без хәзер күмәк. Иң башта эшебезне кичәләр оештырудан башладык. Төрле танылган шәхесләр белән очрашулар уздырдык. “Аулак өй” кичәләренә яшьләр бик теләп киләләр. Аннан соң интерактив уеннар оештыра башладык. Шуларның берсе – “Мин татарча сөйләшәм” чаралары. Ул чараларда инде бер-беребез белән якыннан таныша башладык.

Безнең сөйләшүгә яшьләр шурасы активисты Татарстанның Аксубай” районыннан килгән Гөлназ Гайнуллина кушылды.

"Аулак өй" чарасында катнашучылар

"Аулак өй" чарасында катнашучылар

– Алты ел элек мин Мәскәүгә килгәндә татар яшьләре турында да, оешмалар хакында да берни дә белми идем. Бервакытны татар яшьләре балалар йортларына барып, андагы балаларга бәйрәм ясыйлар икән дип ишеттем. Аны “Бердәмлек” оешмасы оештырган иде. Мин дә аларга кушылдым. Аннан соң җәй көне атна саен без ул оешма белән табигатькә чыга башладык. Анда футбол, волейбол ярышлары уздырдык. Аралашулар өчен, бер-беребезне белер өчен бик уңайлы чаралар булып чыкты ул очрашулар. Хәзер инде ике елдан артык без дә Яшьләр шурасына керәбез.

– Эмил, “Хәрәкәт”дигән проект турында әйткән идегез. Шул хакта тәфсиллерәк сөйләгез әле. Нинди проект ул?

"Хәрәкәт"не оештыручылар

"Хәрәкәт"не оештыручылар

– Максат – чараларның санын арттырып, оешмаларның дәрәҗәсен күтәрү. Бәйгеләр оештыра башладык, аны програмга керттек. Институтлар арасында без инде төрле бәйгеләр оештыра идек. Ул проектның исемен озак уйладык. Соңыннан аны “Хәрәкәт” дип атарга булдык. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләр бит. Ул бәйгеләргә алты номинация керттек. Беренче чиратта татар телен өйрәнү, гореф-гадәт, якташлыкны берләштерү, мәдәният, хәйрия эшләре һәм спорт номинацияләре. Һәр оешма үз проектын тәкъдим итте. Шурага 30дан артык проект килде. Шулай бер ел эшләгәннән соң җиңүчеләрне бүләкләү кичәсен дә оештырдык. Һәм без бу проектның киләчәге бар икән дигән карарга килдек. Без ул кичәне Мәскәүнең татар яшьләре форумы дигән исем белән уздырдык. Ул 2014 елның 15 ноябре иде. Без ул көнне календарьга “Татар яшьләре көне" дигән исем астында тарихка кертеп калдырдык.

Хәзер ике ел инде шул көнне Яшьләр шурасы очрашу уздырырып, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясый башладык. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең оешмаларда күпчелек Мәскәүгә читтән килгән яшьләр керә. Мәскәүнең үзендә туган татар яшьләре туган телне белмиләр, алар гореф-гадәтләрне дә онытканнар. Чараларда катнаша башлап алар да әкренләп безгә тартыла, бездән өйрәнә башладылар. Ул чарада бер урынга меңнән артык татар яшьләре җыелды.

– Ул чараны кайда уздырдыгыз?

– Мәскәүнең үзәгендә Арбат күңел ачу-мәдәният үзәге бар. Ул үзәкнең җитәкчесе – татар кешесе. Аның тамаша залына да меңнән артык кеше сыя ала. Ул чараның әһәмияте бик зур булды. Менә быел да 15 ноябрьдә ул чара узарга тиеш. Без инде планлаштырабыз.

Хәзер инде Мәскәүдә узган Сабантуенда да яшьләрнең үз програмы бар. Анда бик күп җыелалар. Без төрле уеннар, авыл уеннары да кертәбез, бик теләп катнашалар.

– Якындагы көннәргә планнар нинди сезнең?

– Әйткәнемчә, Яшьләр шурасы вәкиллек белә тыгыз элемтәдә эшли. Узган ел без беренче тапкыр апрель аенда Мәскәү татар яшьләре форумын уздырган идек. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Нәтиҗәсе бик файдалы булды. Быел да ул очрашуга әзерләнәбез. Ул форум “Казан-Мәскәү күпере” дип аталачак. Анда Казаннан килгәннәр дә, Мәскәүдә яшәүче яшьләр дә катнашачак. Төгәл генә кайда үткәрәсе билгеле түгел, ләкин шул ук Арбаттагы үзәктә булыр дип уйлыйбыз.

– Оешмаларда нинди яшьтәгеләр бар?

– Төрле яшьтәгеләр бар. 18дән алып 40 яшькә кадәр. Гаиләлеләр дә киләләр.

– Сөйләшүләр нинди телдә алып барыла?

Мәскәү татар яшьләре

Мәскәү татар яшьләре

– Сөйләшүләр дә төрлечә. Рус телендә дә, татар телендә дә сөйләшәбез. Кайберәүләр Мәскәүдә туып үскән булсалар да, азмы-күпме татар телен белүчеләр бар. Ул бит гаиләдән тора. Өченче ел бөтендөнья татар яшьләре форумы алдыннан сораштыру үткәргән идек. Ни өчен татар телен белмисез дигән сораулар да биргән идек. Аудитория урталай бүленде. Кемдер өйдә өйрәтмәделәр дип әйтә, кемдер мәктәптә укымадык, ди. Безнең өчен беренче чиратта татар теле гаиләдә өйрәтелергә тиеш дип уйлыйбыз. Әгәр дә мәктәптә юк икән, башка чарасы да калмый бит. Сайлап алырлык түгел. Гаиләне татарча оештыру өчен туган телне белергә кирәк.

– Тагын нинди кызыклы проектларыгыз бар?

– ВКонтакте челтәрендә “Бергә яшик!” дигән татар яшьләре проекты барлыкка килде. Аларның бергә яшәве әле интернетта гына. Ләкин бик кызыклы планнары һәм проектлары бар. Фатир эзләгәндә, йә булмаса сатып алырга теләүчеләр бер йорттан, бер тирәдән фатир алып, бергәләп яшик дигән проект күтәрделәр. Бу минемчә бик кызык булачак. Бер тирәдә күпләп яшәсәк, күп сорауларны чишәргә була.

Безнең оешманың үз футбол клубы бар. “Илдан” бию ансамбленең юбилее быел. Анда да безнең яшьләр катнаша. “Хәрәкәт” проектында алар “Татар мәдәнияте” проектында җиңүче булганнар иде.

Бездә тагын “Якты көн астында” дигән проект та бар. Яшьләр җыелып табигатькә чыга. Анда футбол, волейбол уйныйлар. Гаиләләре белән чыгалар. Ул зур күләмле чарага әверелеп бара. Без табигать кочагында уздырылган чараларны да яшьләр фестивале рәвешендә үткәрәбез. Анда сәхнәләр оештырыла, татарча җырлар, биюләр башкарыла. Ике көн табигатьтә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Ул очрашуларны татар мәдәниятенә багышлыйбыз.

Әгәр дә “Бергә яшик” проекты да тормышка аша башласа, безнең татар яшьләре өчен бик файдалы булачак. Гаиләләр бер урында, якын тирәдә бер-берсе белән аралашып, татарча яши башласалар! Тел дә сакланыр, гореф-гадәтләр дә онытылмас. Ул проектны күпләр хуплап каршы алды.

Кем белә, бәлки әле Мәскәүнең бер районында татар бистәсе дә барлыкка килер. Яшьләр моңа бик ышаналар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG