Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

1 март Чаллыда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча прокуратура каршындагы эш төркеменең утырышы узды. Анда хокук бозуларның шактый булуы, аларның аеруча төрле тикшерү, күзәтү һәм штраф салырга хокуклы инспекцияләр тарафыннан икәнлеге әйтелде.

Утырышта Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов, Татарстан президенты хакимиятендәге эшмәкәрләрне яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы прокуроры Александр Евграфов, шәһәр хакимиятеннән Наталия Кропотова катнашты. Утырыш залының зур өлешендә башкарма хакимият, прокуратура вәкилләре, мәхкәмә приставлары, эшмәкәрләрне күрергә була иде.

Тимур Нагуманов сүз башында ук Чаллы эшмәкәрләренең актив булуын билгеләп китте. “Менә бирегә килүчеләр прокуратура бинасына керүдән, утырыш буласы дүртенче катка күтәрелүдән курыкмаган. Прокуратура үз эшен эшмәкәрләрне яклау юнәлешендә алып бара. Бу уңайдан “кайнар элемтә” дә эшли. Ләкин бу элемтә телефоннарына шалтыратучылар юк диярлек. Без аңлашып эш алып барырга тиешбез” дигән кереш сүзләрен әйтте.

Утырышны алып баручы рәсмиләр

Утырышны алып баручы рәсмиләр

Шуннан соң прокурор урынбасары Михаил Медведевка сүз бирелде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләргә шәхси куллануга җир кишәрлекләре бирүдә башкарма хакимиятләр тарафыннан киртәләр тудырылуы, нәтиҗәдә эшмәкәрләргә канун нигезендә рәсмиләштерелергә тиешле җирләрнең кабат башкарма комитетка күчү очракларының ешаюы хакында да белдерде. Узган ел шундый ун очрак булган. Җиде очракта җирләр эшмәкәрләргә кайтарылган. Медведев башкарма комитетның сәүдә кануннарын бозуын да әйтте. Мәсәлән, башкарма комитет 2015 елда канунсыз рәвештә 700 кв. метр җирне сәүдә итү өчен канунсыз өләшкән.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Аннан сүз эшмәкәрләрнең зарларына күчте. Шунысын да искәртергә кирәк, Русиядә прокуратура бинасына килеп канун бозулар, ришвәтләр турында сөйләшүләрне эшмәкәрләрнең бер өлеше күз алдына китерә алмый, моны кабул да итә алмый торгандыр. Шуңадыр бик күп эшмәкәрләрнең вәкилләре бу залда юк иде. Хокук оешмалары, төрле тикшерү органнары эшчәнлекләренә дә зурдан кубып дәгъва белдерүчеләр күренмәде.

Чаллы прокуроры Александр Евграфов

Чаллы прокуроры Александр Евграфов

Шулай да берничә дәгъваны күрсәтеп китәргә мөмкин. Мәсәлән, инспекторлар күп кенә ширкәтләрне тикшерү барышында кануннарны боза. Алар тикшерү булачагы хакында белдерәләр һәм килеп тә җитәләр икән. Ә канун буенча ширкәткә тикшерү турында хәбәр салгач, өч эш көненнән соң килергә тиешләр. Яңадан теге яки бу ширкәттә ниндидер кимчелек табыла икән, инспекторлар җитәкчене дә, юридик затны да җаваплылыкка тарта, икесенә дә штраф сала. Төзелгән беркетмәләрдә дә бер үк сүзләр язылган була. Чаллыда төзелеп килүче 65/14 йорты салынып ятканда гына да инспекторлар дүрт тапкыр килеп 100 мең сумга беркетмә төзегәннәр. Шушылардан соң Чаллы прокуратурасы “Мондый штрафлар эшмәкәрлек өлкәсендә кризиска каршы чаралар рухына туры килми” дигән нәтиҗә ясый.

Айрат Насыйбуллин

Айрат Насыйбуллин

Эшмәкәрләрне Чаллыда Айрат Насыйбуллин җитәкләгән тагын бер административ техник инспекция (АТИ) тарафыннан хокук, канун бозулар да борчый икән. Берничә ел элек оештырылган инспекцияне эшмәкәрләр “шәһәр казнасын” тулылыландыру өчен булдырылды дип саный.

Әлеге инспекция дә бер кагыйдә бозылган очракта берничә беркетмә төзи һәм оешма яки ширкәт шулай ук берничә штраф түләргә мәҗбүр була. Әлеге күренешкә Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов мондый фикерен әйтте: “Без мондый юл белән шәһәр казнасын тулыландыруны аңлыйбыз. Ләкин шул ук вакытта әлеге инспекция эшен игътибар белән өйрәнергә дә кирәк” диде. Утырышта күтәрелгән вазгыять турында Тимур Нагуманов та кыска гына итеп: “Шушы инспекция иртән яуган кар өчен, аны чистартмаган өчен штрафлар салып йөри. Кешеләр бит әле уянып, кулларына көрәкләр дә алырга өлгермәгән була”.

Эшмәкәр Гөлсинә Садриева сораулар бирә

Эшмәкәр Гөлсинә Садриева сораулар бирә

Шушында ук ширкәтләргә штрафлар салып йөрүче әлеге инпекцияне тарату турында да фикер яңгырады. Барлык рәсмиләр дә, утырыштагы халык та бу фикерне көлүләр, зур гүләүләр белән каршы алды. Айрат әфәнде Насыйбуллин да: “Ә нәрсә? Мин бу фикер белән килешәм”, диде.

Биредә шулай ук аукцион, тендер дигән төшенчәләр белән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка дәүләт учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүләрнең, урнаштырылган җиһазларның сыйфаты бик түбән булуы, ләкин хакимиятләрнең моның белән килешүләрен дә әйтүчеләр булды.

XS
SM
MD
LG