Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Даниядәге бу башлангыч каршылыклы фикерләр уята. Башкала Копенһагеннең Җәмигъ мәчете имамы хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт йорты кирәк булуына шик белдерде.

Мөслимәләр җомга намазын ирләрдән аерым бүлмәгә качып түгел, рәхәтләнеп мәчет тутырып укый алачаклар. Җомга көннәре Копенһагенның Мәрьям мәчетенә ирләргә керү тыела. Башка көннәрдә монда ирләр дә килә ала. Шундый яңа гыйбадәт йортын Копенһагенда җәмәгать эшлеклесе, дин һәм сәясәт белән шөгыльләнүче Шерин Ханкан ачты. Әтисе сүрияле, әнисе фин булган 41 яшьлек ханым – дин, хатын-кызлар хокуклары турында дистәләп китап авторы, өч бала анасы.

"Исламда гына түгел, яһүд дине һәм христианлыкта, башка диннәрдә ирләр идарә итә дигәнне башыбызга салып куйганбыз. Бу дөрес түгел", дигән Шерин Ханкан Британиянең The Guardian басмасына.

Аның сүзләренә караганда, исламда хатын-кыз имамнар традициясе бар. Хатын-кыз имамнар АКШ, Канада һәм Германиядә эшли.

Хатын-кызлар мәчете кемгә кирәк?

Мәчетләрне татар хатын-кызлары да булдыра. Ижауда Әнисә Закирова салдырган "Иман нуры" мәчете бар. Быел 75 яшен тутырган мөгаллимә анда сабак укыта. Татарстанның Кукмара районы Өркеш авылында Фәния Җәләлиева булдырган Гаилә мәчете бар. Бу ханымнар икесе дә тәрбия һәм укыту, иҗтимагый эшләрне алып бара.

Демократик ил булган Даниядә мөселманнар да ирекле. Аларның бер өлеше пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәргә протест белдереп чыкты, икенчеләре хатын-кызлар өчен генә һәм имамы хатын-кызлар булган мәчет ача. Мәрьям мәчетенең беренче имамы Шерин Ханкан – җәмгыятькә йогынты ясый алыр дәрәҗәгә үскән җәмәгать эшлеклесе. Җәмигъ мәчете имамы Вассим Хөсәин хатын-кызлар өчен мәчет кирәклегенә шик белдерсә дә, Шерин Ханкан моны хатын-кызлар өчен эшләргә теләгәнен әйтте.

Мәрьям мәчетенә тагын сигез имам кирәк булачак. Барысы да хатын-кызлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG