Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Федерация шурасындагыларның хезмәт хакы 42,2%ка арткан


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Федераль дәрәҗәдәге түрәләрнең хезмәт хаклары 2 процентка артып, уртача 111,3 мең сумга җиткән.

Росстат мәгълүматларына күрә, 2015 елда федераль дәрәҗәдәге түрәләрнең хезмәт хаклары 2 процентка артып, уртача 111,3 мең сумга җиткән. Канун чыгаручы органнарда эшләүче хезмәткәрләрнеке 35,2%ка артып, уртача 150 мең сум булган. Моңа социаль түләүләр кермәгән.

Федерация шурасы хезмәткәрләренең хезмәт хакы 42,2%, Русия думасы хезмәткәрләренеке 30,7%ка арткан.

Русиядә министрлыклар арасында тышкы эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттыруда беренче урында тора. 2015 елда 29,9%ка күтәргәннәр, уртача 148 мең сумга җиткән.

Иң күп акча алучылар – хөкүмәт аппаратында утыручылар, аларның уртача хезмәт хаклары 232 мең сумга якын. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 7%ка кимрәк, дип белдерә Росстат.

Русия президенты Владимир Путин 2015 елның 1 маеннан дәүләт хезмәтендәгеләрнең, Хисап пулатында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 10% киселәчәк дигән фәрман имзалады. Аннан да кала, Путинның апрельдәге кануны белән дәүләт хезмәтендәгеләрнең, хәрбиләрнең һәм хөкемдарларның хезмәт хакларын индексацияләү туңдырылды. Путин шулай ук үзенең, премьерның һәм министрларның хезмәт хакларын киметү фәрманы да имзалаган иде.

Вакытлыча туңдыру, йә булмаса киметү хезмәт хакларының төп (база) өлешенә генә кагылды. Ул керемнең 25 процентын гына тәшкил итә. Бу исә башка юл белән, хезмәт хакларының башка өлеше аша акчаларны арттыруга мөмкинлек бирде.

Русиянең бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков, 2015 елда хезмәт хаклары уртача 20%ка кимеде, дип белдергән иде. Шул ук вакытта Русия хезмәт министры Максим Топилин 2016 елда ярты миллионлап кеше эшсез калачак, ди.

XS
SM
MD
LG