Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәүдә министрлыгы арзанлы даруларның бәяләренә контрольне бетерергә куша


Якын араларда Русиядә 300 исемдәге арзанлы дару юкка чыгарга мөмкин, аларны җитештерү керем китерми башлый.

Русия Сәүдә министрлыгы арзанлы даруларның бәяләрен дәүләт контролендә тотуны бетерергә куша. Министрлык әнә шул эчтәлектәге хатны хөкүмәткә юллаган. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Бу хатны әзерләүчеләр фикеренчә, дару бәясе җитештерүчеләр арасындагы көндәшлеккә карап билгеләнәчәк.

Русиядә арзанлы дару җитештергән 67 ширкәтнең 26сы берничә төр дару чыгаруны вакытлыча туктаткан.

Февраль аенда монополиягә каршы хезмәт даруларның бәяләрен (50 сумга кадәр) бер тапкыр күтәрергә тәкъдим иткән иде. Бәя күтәрелмәсә, Русиядә эшләнгән 300дән артык арзанлы дару юкка чыгачак, чөнки чимал һәм чыгымнарга бәя үсә, дип белдерде әлеге хезмәт. Монополиягә каршы хезмәт инде 197 исемдәге дару җитештерү тукталганын әйтә.

Шул ук вакытта Русиягә, медикаментларны яңача сертификацияләү кертелгәнгә һәм илдә җитештерелә торганнарның аналогын читтән дәүләт заказы белән алу тыелганга, импорт даруларның дефицитка әйләнү куркынычы да яный. 2015 елда читтән дару кертү өчтән бергә кимеде.

XS
SM
MD
LG