Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак


Соңгы тапкыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиядә 2014 елның сентябрендә булып китте. Чехия президенты Милош Земан белән Прагада очрашу.
Соңгы тапкыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиядә 2014 елның сентябрендә булып китте. Чехия президенты Милош Земан белән Прагада очрашу.

5-6 апрель көннәрендә Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Президент Рөстәм Миңнехановның Чехия һәм Европа татарлары белән очрашуы көтелә.

Апрельнең 5-6 көннәрендә Чехиянең көньягындагы Брно шәһәрендә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Аны Көньяк Моравия регионал хакимияте һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы оештыра. Татарстан вәкилчелеге президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә киләчәк. Президентның 7 апрель көнне Чехия һәм Европаның башка илләреннән килгән татарлар белән очрашуы каралган.

Татарстан көннәре вакытында махсус оештырылган ике күргәзмә эшләячәк, Татарстаннан җыр һәм бию ансамбле сәнгатькәрләренең чыгышлары көтелә. Татарстан белән Чехиянең Көньяк Моравия дигән төбәге арасында элемтәләр 2013 елда булдырылды. Көньяк Моравияне Татарстан белән беренче чиратта фән һәм тикшеренүләр өлкәсендә университетара хезмәттәшлек кызыксындыра.

Казан белән Прага арасында очкан "Татарстан" һава юллары ширкәте бетерелгәннән бирле ике шәһәр арасында туры бәйләнеш булмады. Быел беренче тапкыр Чехиянең ČSA ширкәте Казанга туры очышлар башлый.

XS
SM
MD
LG