Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хөкүмәт безне талаганга даруга бәя арта"


Казандагы даруханә
Казандагы даруханә

Русиядә җитештерелә торган 300дән артык арзанлы дару якын киләчәктә сатудан юкка чыгарга мөмкин. Казандагы даруханә хезмәткәрләре халыкның кыйммәтле дару алырга акчасы юк, ди.

Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт арзанлы дару бәяләрен тотып торырга тиеш түгел дигән фикердә. Һәрхәлдә хөкүмәткә юллаган хатында министрлык илдәге дару җитештерүче ширкәтләргә ярдәм итмәскә чакыра. Янәсе бәяләр әллә ни артмас, чөнки көндәшлек көчле.

Шул ук вакытта федераль түрәләр уйлавынча, арзанлы даруларны җитештерүче ширкәтләр бу даруларга бәяне үзләре үк күтәрергә тиеш: алай эшләмәсәләр – бөлгенлеккә төшәчәкләр. Чимал һәм материаллар кыйммәтләнә, димәк, җитештерүнең бәһасе дә арта дигән сүз.

Фармацевтик компанияләр үзләре дә чыгымнарын киметергә тырышып, кайбер дарулар җитештерүне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Ә 197 препарат җитештерүдән бөтенләй алынды.

Дару – Русиянеке, субстанция – кытайныкы

Казандагы иң эре фармацевтик ширкәтләрнең берсендә эшләүче Айсылу Галиева (исемен үзгәрүне үтенде) соңгы бер елда Русиядә даруларга бәяләр 25 процентка арткан дип сөйләде.

– Доллар котырып үсте бит. Доллар үскәч, медицина препаратлары да кыйммәтләнә инде. Соңгы бер елда үзебездә җитештерелә торган дарулар күбрәк сатыла башлады. Халыкның чит илдән кайтартылган кыйбат даруларны алырга акчасы юк – арзанрагын алырга мәҗбүр. Әмма Русиядә эшләнә торган даруларның бәясе дә үсте. Чөнки даруның субстанцияләре барыбер чит илдән кертелә. Русия даруларында гадәттә Кытай һәм Һиндстанда үскән субстанцияләр кулланыла. Алар иң арзаны. Сыйфатлырак булган Көнбатыш даруларында үзләрендә җитештерелә торган субстанцияләр кулланыла. Ул яхшырак. Шуңа күрә бәяләре дә зуррак.

Казаннар даруларга бәя артуга зарлана. "Хезмәт хакының яртысы даруга китә", "Сүриягә акча тотканга даруга бәя арта", "Депутатларны туйдырасы бар, ә безне хөкүмәт талый”, ди алар.

"Хөкүмәт безне талаганга даруга бәя арта"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

Сыйфатсызрак булгач – арзан

Чит илдә ясалган даруларның импорты чыннан да шактый гына кимегән. 2015 елда Русиягә кертелгән чит ил даруларының күләме, 2014 ел белән чагыштырганда, 33 процентка азрак булган.

Шул ук вакытта ташламаларга (льгота) хакы булганнар кирәкле даруны вакытында ала алмаудан интегә. Акчага сатып алырга риза булсаң, даруханәдә алар бар. Ә бушлай алырга теләсәң, кимендә бер ай көтү кирәк. Мондый күренешләр сирәк түгел. Ташламалар фәкать Русиядә эшләнгән даруларга гына бирелә. Алар арзанрак булса да, хөкүмәтнең аңа да акчасы җитми башлаган.

"Бушлай бирелә торган дарулар белән проблемнар артты", дип сөйли дәүләт даруханәсендә эшләүче Эльвира Исмәгыйлева.

"Безгә килеп җитә торган даруларның саны нык кимеде. Безнең район сырхауханәсе (поликлиникасы) авырулар санына карап шул бушлай биреләсе даруларга заказ урнаштыра. Еш кына ул заказны тулысынча үти алмыйбыз, чөнки андый дарулар бик аз килә. Өстәвенә бушлай бирелергә тиешле даруларның сыйфаты да аксый", ди ул.

Айсылу Галиева сүзләренчә, ​дәүләт халыкка бушлай бирелергә тиешле даруларны сатып алганда тендер уздырырга мәҗбүр һәм анда иң түбән хакны тәкъдим иткән ширкәтләр ота.

"Хакы түбән булгач, сыйфаты да ташка үлчим. Шуңа күрә еш кына бушлай бирелергә тиешле дарулар сыйфат ягыннан нык калыша. Табиблар үзләре дә оригиналь препаратның югары сыйфатлы, кат-кат тикшерелгән, сыналган икәнен яхшы белә. Алар нәкъ менә шуны киңәш итәр иде дә бит! Акчасы булганнар шуларны ала да. Ләкин күп очракта табиб пациентына генерик препарат язарга мәҗбүр – чөнки хөкүмәтнең фәкать шул арзан даруны гына алырга акчасы бар. Әле анысын да күпме көтәсе", ди Галиева.

Даруханәдән-даруханәгә бәяләр үзгәрә

Кирәкле даруыңны эзли башлагач, бер үк урамда урнашкан даруханәләрдә бер үк дару бәясенең төрле булуына шаккатасың.

Әйтик, "36,6" даруханәсендә анаферон 235 сум торса, "От склада" даруханәсендә шул ук дару 209 сумга төшә. Нурофен бәясе: "Ривьера" даруханәсендә – 256 сум, "От склада" даруханәсендә – 213 сум. Клотримазол бәясе "36,6" даруханәсендә – 114 сум, "От склада" даруханәсендә – 48 сум. Кыскасы, бер үк дару ике төрле даруханәдә хәтта 2-3 тапкыр арзанрак яки кыйммәтрәк булырга мөмкин.

Бу хәлләрне Галиева: "Даруханәләрнең төрлесе бар бит. Кемдер югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтеп көн күрә. Кемдер зур челтәр хисабына яши. Кайбер даруханәләр хакны нык күтәреп, азрак сата һәм керем ала. Ә кемдер хакны әллә ни күтәрмичә, күп сатып акча эшли", дип аңлата.

Виагра беренче урында

Айсылу Галиева сүзләренчә, Казанда иң популяр препаратларның берсе – ир-атларга җенси вазифасын үтәргә ярдәм итүче виагра ише дарулар. "Бу Казанда гына түгел. Бөтен Русиядәге статистиканы беләм: һәр эре шәһәрдә мондый препаратларга ихтыяҗ бик зур", ди ул.

Эльмира Исмәгыйлева сөйләвенчә, сезонлы дарулар һәрвакыт яхшы сатыла. Кыш көне салкын тиюдән, ютәл, тамак авыртудан дәвалый торган даруларга ихтыяҗ зур булса, язын халык витаминнар сорый башлый. Йөрәк даруларына исә ихтыяҗ ел әйләнәсе бер үк дәрәҗәдә – алар гел кирәк", ди.

Якын киләчәктә исә Русиядә җитештерелә торган, халык киң кулланган 300дән артык арзанлы дару сатудан юкка чыгарга мөмкин, чөнки чимал һәм чыгымнарга бәя үсә, дип белдерде февраль аенда монополиягә каршы хезмәт. Бу хезмәт даруларның бәяләрен (50 сумга кадәр) бер тапкыр күтәрергә тәкъдим иткән иде инде.

Шул ук вакытта Русиядә медикаментларны яңача сертификацияләү кертелгәнгә һәм илдә җитештерелә торганнарның аналогын читтән дәүләт заказы белән алу тыелганга, импорт даруларның дефицитка әйләнү куркынычы да яный.

Яшәү хакы: Даруханә бәяләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

XS
SM
MD
LG