Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

"Татарстанда төшерелгән кино милли булырга тиеш"


1 март Казанның "Мир" кинотеатрында "Республика байлыгы" проекты кысаларында "Татарстан short-лары" исемле програмда кыска метражлы дүрт фильм күрсәтелде. Чара алдыннан узган матбугат очрашуында Татарстан киносының бүгенге хәле тикшерелде.

Чара алдыннан узган матбугат очрашуында "Республика байлыгы" проектының кинопрокатлары чикләнгән фильмнарны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү һәм региональ кино продукциясен үстерү максатына хезмәт итәчәге белдерелде. Ә "Татарстан short'лары" програмы "Республика байлыгы" проектының беренче карлыгачы дип әйтелде.

Очрашуда Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров Татарстанда төшерелә торган кинолар нигездә энтузиазм белән төшерелә дип әйтте һәм республика кино сәнгатендәге проблемнарга тукталды.

"Татарстан кино сәнгатендә бүген ике төп мәсьәлә бар. Аларның беренчесе - бездә сценарийга системлы караш һәм тагын да мөһиме яхшы сценаристлар юк. Моның белән беркем дә шөгыльләнми. Бездә сценарийга бәйге дә юк. Ә ул кирәк. Чөнки шул сценарийга карап киләсе елда кино төшерү планы эшләнергә тиеш.

Икенче проблем - кино төшерүче төркемнәрнең яхшы техник җиһазлар белән тәэмин ителмәгән булуы. Татарстанда берничә профессиональ камера бар һәм алар һәрвакыт мәшгуль була. Чит ил кинолары бик яхшы җиһазлар белән, ә Татарстанда һәм шул исәптән Русиядә дә кинолар ярым профессиональ камералар белән төшерелә.

"Кино милли булган очракта халык аны карарга йөриячәк"

Минем шәхси фикеремчә, Татарстанда киноның тамыры милли кинога барып тоташа. Кино милли булган очракта халык аны карарга йөриячәк. Акчасын да кызганмаячак. Ул драма булырга мөмкин, комедия булырга мөмкин, әмма анда халык үзен-үзе күрә белергә тиеш.

Безгә Татарстан кинематографистлар берлеген яңартырга кирәк. Яңа әгъзалар, яңа кан булырга тиеш берлектә. Безнең берлектә чыннан да яхшы кино төшерүчеләр булырга тиеш һәм без бу эш белән һичшиксез шөгылләнәчәкбез.

Һәм иң мөһиме - без Татарстандагы иң талантлы яшьләрне кино төшерү серләренә өйрәнү өчен профессиональ уку йортларына укырга җибәрергә тиешбез. Мәскәүгә, чит илләргә. Бары тик берәмләп кенә түгел, унлап-унбишләп һәм төрле һөнәрләргә өйрәнеп кайту өчен. Беркайда да укымыйча яхшы кино төшереп булмаячагын бар кеше дә белә бит", дип белдерде ул.

Чыгыш ясаучылар Татарстанда кино төшерү белән беррәттән кино сәнгатендәге төп проблемнарның берсе булган кинопрокат темасын да читтә калдырмадылар.

Драматург-режиссер Мансур Гыйләҗев бу өлкәдә "Болактагы театр"ның эшчәнлеген үрнәк мисал итеп китерде.

"Болактагы театр" дәүләт бюджетыннан бер тиен акча алмый. Ул коммерция театры һәм аңа билетлар кыйммәт булса да шундук барлык спектакльләренә дә сатылып бетә. Спектакльләр тулы аншлаг белән үтә. Бу театр белгечләре Казанның заманча тамашачысына ни кирәген яхшылап тикшереп әлеге театрны барлыка китергәннәр. Һәм алар акча эшли белә. Минемчә, бу театрның уңышын кино төшерүчеләр үрнәк итеп алырга тиеш. Игътибарыгызны җәлеп итәм, аларның спектакльләре "Алтын Битлек"ләргә дәгъва кылмый, бары тик Казан, Татарстан тамашачысын гына күз алдында тота", дип үз фикерен җиткерде ул.

Матбугат очрашуында Татарстан кинематографиясе үстерү турында фикер алышулар, тәкъдим-киңәшләр бер сәгатькә якын сузылды. Ә ахырда "Татарстан short-лары" програмының дүрт кыска метражлы киносы - татар телендә Рөстәм Рәшитовның "Айсылу һәм Салават Юзиевның "Ишекне яптым да чыгып киттем" һәм урыс телендә Алексей Барыкинның "Сухая река" һәм Гүзәл Солтанованың "Снежинка" кинолары күрсәтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG