Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко: Русиядә көч кулланудан һәр көн сигез бала үлә


2014 елда Русиядә балаларга карата кылынган җинаятьләрнең 15 меңе аяусыз һәм бигрәк тә аяусыз булган.

Русиядә көн саен көч кулланудан сигез бала һәм үсмер үлә. Бу хакта Русия Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко "Российская газета"га язды.

Матвиенко сүзләренчә, 2014 елда балаларга карата кылынган җинаятьләрнең 15 меңе аяусыз һәм бигрәк тә аяусыз булган. Һәм бу хәл арта бара. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елда балаларга һәм үсмерләргә карата 95 меңнән артык җинаять кылынган.

Матвиенко Русиядә балаларны көч кулланудан саклау хәл ителми, дип тә белдерә.

Шул ук вакытта спикер баларга карата кырыс мөнәсәбәт артуны икътисади кыенлыклар белән бәйләми, ә гаилә институты йомшарды, ди.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына күрә, барлык балаларның 50%ка кадәре физик көч кулануга дучар икәннәрен әйтә. Русиядә 14 яшькә кадәр булган 2 миллионлап баланы әти-әниләре кыйнап тора.

XS
SM
MD
LG