Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Себердә татар мәдәнияте белгечләренә кытлык


Ислам Сафинның уен кораллары ансамбле беренчелекне алды

Ислам Сафинның уен кораллары ансамбле беренчелекне алды

Төмән өлкәсендә хореограф, фольклорчы, җырларга өйрәтүчеләр белән бергә гармунчыларга зур кытлык туды. Бу әле генә булып үткән өлкә татар мәдәнияте көннәрендә бигрәк тә ачык сизелде.

Мәдәният көннәрендә татарлар күпләп яши торган барлык районнар да катнашты. Тик чыгышларның сыйфаты ягыннан алар бик нык аерылалар иде. Бу 28 февраль көнне үткән гала концертта бигрәк тә күзгә ташланды. “Быел Тубыл шәһәре һәм районыннан килүчеләр саны арткан, алар зур тырышлык күрсәткәннәр. Бигрәк тә Тубыл шәһәренең 15нче этномәдәни мәктәбендә эшләүче Наҗия Хәкимова җитәкләгән студиягә йөрүче балаларның сәләтләре мактауга лаек”, - диделәр алып баручылар. Әйе, катнашучылар арасында тулы залдагы тамашачы гөрләтеп кул чаба торганнары да бар.

Альберт Колмәмәтов бүләк кабул итә

Альберт Колмәмәтов бүләк кабул итә

Альберт Колмәмәтовка 9 яшь кенә, сәхнәдә очып йөри. Ә аның белән әнисе Әлфинур шөгыльләнә. “Махсус белемем юк. Балаларыбызның төрле яктан үсүен телибез. Авылда эш юк. 3 балам зурлар инде, монысы кечкенәсе. Ул биеп кенә калмый, җырлый да, такмаклар да башкара, шигырь дә сөйли. Номинацияләрдә икенче, өченче урыннар алды. Интернет, дисклар ярдәмендә эзләнәбез. Үзем дә кечкенәдән биергә яраттым. Башка мөмкинлекләр юк. Альберт укый торган Тубыл районының Булашово мәктәбендә татар теле укытылмый”, - дип сөйләде Әлфинур.

Тагын бер матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче кыз Элина Зөлбохарова Явызбы авылыннан килгән. Аны да әнисе өйрәтә, күлмәкләр тегә.

Элина Золбохарова әнисе белән

Элина Золбохарова әнисе белән

- Халкыбыз сәләтле, тик аларны дөрес итеп өйрәтергә белгечләр генә юк. Биш көн мин “Таң йолдызы” балалар һәм “Халык сәнгате” үзешчәннәр өлкә бәйгеләренең сайлап алу турларында жюри составында катнаштым. Биючеләр дә, шигырь сөйләүчеләр, ансамбльләр күп. Бигрәк тә этнографик юнәлештә үсеш күзәтелә: бәетләр, мөнәҗәтләр башкаралар, йола-гадәтләрне, уеннарны сәхнәдә чагылдыралар.

“Тамаша” этнографик коллективы чыгыш ясый

“Тамаша” этнографик коллективы чыгыш ясый

Мин эшләгәнгә инде 40 еллап вакыт үтте. Тарихи мирасыбызны сәхнәдә күрсәткәннәре бер дә исемдә юк. Костюмнар шундый матур, искитәрлек. Әлбәттә, Тубыл шәһәре һәм районында сәләтлеләр күп. Ялутор районындагы “Тамаша” этнографик коллективының чыгышына шаккаттым. Анда халык сынамышлары, мәкальләр, элекке себер җирендәге җырлар, йолаларны сокланып карадым. Монда белгеч булганлыгы сизелеп тора.

Аромаш районында бөтенләй татар мәдәнияте белән шөгыльләнүче юк. Сәләтлеләр бар анда да. Шигырь сөйләүчеләр мәктәп баласы шикелле генә ятлаганнар. Аларның режиссерлары булмаган. Аккомпаниаторлар җитешми. Шуңа күрә яхшы җырчылар үзләрен күрсәтә алмадылар. Мин мәдәният буенча махсус урта белем алып, Яңа Кәешкүлдә яңа ачылган мәдәният йортына эшкә килдем. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе, белгечләр булса, аппаратурасын да, киемнәр дә бирәм, диде. Тик мине берникадәр вакыттан соң, Яркәүгә кирәк син, дип алып киттеләр. Шулай авылга белгечләр җитми. Репертуарларын да караучы юк.

Мәхмүт Абдуллин

Мәхмүт Абдуллин

Ә таләпләр елдан-ел үсә. Вагай районының Казанлы авылыннан торнакүз (мүк җиләге) җыюны күрсәттеләр. Бер-берсе белән сөйләштеләр, җырлаштылар да – таралыштылар. Гомум идея, сценарий юк. Үзләре тиешенчә киенгәннәр, кирәкле әйберләре дә күп. Себер татарларының “Әмәл” бәйрәмен күрсәттеләр. Монда бар да яхшы, - дип сөйләде мәдәният өлкәсендә ике дипломы булган язучы, Вагай районының Меткә авылы егете Мәхмүт Абдуллин.

Аның сүзен куәтләп, мәдәният белгече Фәрит Хәкимов, өлкәдә мәдәният мәктәп түгәрәге рәвешендә генә, диде. “Ә теләгән кешегә белгечен дә, аңа 60 меңләп эш хакын да (яхшы белгеч моңа лаек), торыр җирен дә табарга була. Бу минем башымнан үткән проблемалар, мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм”, дип өстәде.

Тубыллылар

Тубыллылар

Озак еллар Төмән мәдәният институтында белем биргән, хәзер өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова татарныкын гына түгел, гомумән мәдәниятне үстерүгә ике нәрсә комачаулаганын белдерде: “Беренчесе, бу турыда җирле хакимият уйларга тиеш – аларга белгечлек алырга теләүче белән, укуын тәмамлаганнан соң, берничә ел районда эшләргә тиешлеге турында килешү төзергә кирәк. Шулкадәр әйбәт егет-кызларны укыттым мин. Тик күпләре шәһәрдә кала. Бу эшне өлкә хакимияте, Думасы дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Белгечләр елдан-ел кими. Икенчесе, яшь белгечләргә торак юк. Кайбер якларда юлсызлык. Ә клуб акча эшләсен өчен авылда яшьләр калырга, аларга эш булырга тиеш. Шунда гына алар дискотекаларга, түләүле түгәрәкләргә, концертларга килә алалар”, - дип сөйләде Вәлимә Ташкалова.

Ә мәдәният көннәре турында “Ак калфак” сайты битләрендәге фикерләр дә игътибарга лаектыр.

Тубыл егете Айдар Ниязов

Тубыл егете Айдар Ниязов

– Төмән җирендә татар мәдәнияте көннәренең тамырдан үзгәртеп корылуын көтеп ала алмас, ахыры, Себер татары. Аның программасында алга таба үсешкә этәргеч күренми, - дигән Марат. Аңа җавап итеп Хәерчамал: “Марат дөрес әйткән, - дип язган. – Өлкә мәдәният учреждениесе булмау сәбәпле, авыл клубларына, мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә методик ярдәм күрсәтү системасы юк. Игътибар булмау нәтиҗәсендә авыл клубларының матди-техник базалары мөшкел хәлдә булуы, белгечләр әзерләү чарасы күрелмәве турында мәдәният көннәрен оештыручылар уйлап та карамыйлар. Планлаштырылган чаралар ел саен үткәрелә, инде бераз үзгәртеп тә карасыннар иде. Милли үсешнең алга баруы сизелми. Ярый әле Казаннан китерелеп сатылган аудио-видео язмалар бар. Шулардан өйрәнгән җырлар белән катнашабыз концертларда, җыр сәнгатенә өйрәтүчеләр юк”.

Роза Яхина (уңнан икенче)

Роза Яхина (уңнан икенче)

Өлкә халкы соңгы елларда үзешчәннәрнең җыр-моңнарын тыңларга, биюләрен карарга заллар тутырып килә башладылар. Шунда Роза апа Яхина: “Гомеребез буена татарлыгыбыз өчен көрәшеп йөрдек. Киләчәк буыннарның осталыгы артканнан артып тора, бик шатланам. Татар хәрәкәтебез юкка булмаган, дәвамчыларыбыз бар, татарлыгыбыз бетмәс”, - дисә дә, белгечсез башкарылган эшләр белән генә зур үсешләргә ирешеп булмаганлыгы чыгыш ясаучылардан, төркемнәрдән күренә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG