Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов 11-12 мартта Казанда очрашулар планлаштыра


Михаил Касьянов
Михаил Касьянов

ПАРНАС фиркасе рәисе Михаил Касьянов Казанда журналистлар белән 11 мартта, тарафдарлары белән 12 мартта очрашырга җыена.

ПАРНАС фиркасе рәисе, Русия хөкүмәтенең элекке башлыгы Михаил Касьянов Казанда тарафдарлары белән 12 мартта "Мираж" кунакханәсендә очрашырга җыена. Бу хакта фирканең Татарстан бүлеге хәбәр итә.

Касьянов 11 мартта Казанда мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә матбугат очрашуы планлаштыра.

Алдан ПАРНАС фиркасе башлыгының програмында җирле хәбәрчеләр белән матбугат очрашуы, эшмәкәрләр белән очрашу һәм Татарстандагы ПАРНАС, Прогресс, Яблоко һәм тагын берничә демократик фирканең җирле бүлекләре вәкилләре белән очрашу да планлаштырылды, дип хәбәр ителгән иде.

Касьяновның тарафдарлары белән очрашу алдыннан килергә теләүчеләр каты тикшерелә, чөнки бу сәфәрне оештыручылар провокацияләрдән шикләнә. 12 мартка планлаштырылган чарага исем-фамилияләрен, фото һәм телефоннарын алдан җибәреп теркәлгән кешеләр генә кертеләчәк, диелде.

Башта Касьяновның Татарстан башкаласына сәфәре 4-5 мартка билгеләнде. Очрашулар "Казан" ("Гранд отель Казань") кунакханәсендә планлаштырылды. ПАРНАСның төбәктәге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов сүзләренчә, кунакханә җитәкчелеге сәяси сәбәпне күрсәтеп, чарадан баш тарткан. "Сөләйман Палас" җитәкчелеге дә шундый ук сәбәп таба.

XS
SM
MD
LG