Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:53

"Сталинның борынын да, колагын да үзем ясадым"


Лашман авылында Сруртдиновлар йорты каршында Сталин һәйкәле

Лашман авылында Сруртдиновлар йорты каршында Сталин һәйкәле

5 март – Сталин вафатына 63 ел. Татарстанда Лашман авылында Сруртдиновлар йорты каршында 15 елдан артык Сталин һәйкәле тора.

Чирмешән районындагы 508 йортлы Лашман авылында өч һәйкәл бар. Ленин һәм Җиңүче солдат һәйкәлләре мәдәният йорты янында, ә Сталинныкы Сруртдиновлар өе каршында тора. Бер ел эчендә яңгыры-җиле, кары-бураны Сталин һәйкәленә тәэсирсез калмаган, буяулары, сылаган урыннары кубып коела башлаган.

"Апрель ахырында матур көннәр булса, 1 май бәйрәмнәре алдыннан мин аны сылап, буяп куям, ел да шулай итәм. Кайсы елны акка, кайсы елны сарыга буйыйм", дип сөйләде Азатлыкка әлеге һәйкәлне куйган Әхтәм Сруртдиновның кызы Люция Гатауллина.

Әтиләре исән түгел инде. Төп йортта хәзер Люция ханымның энесе гаиләсе белән яши, үзе ул кияүдә, башка йортта көн күрәләр. Бу һәйкәлне сатыгыз дип сорап килүчеләр дә булган, әмма Әхтәм Сруртдиновның балалары "әтиебез истәлеге" ул дип риза булмаган. Җәй көннәрендә авылга шәһәрдән кунакка кайтучылар өчен дә һәйкәл бер манзара ролен үти – янына килеп фотога төшеп китүчеләр дә бар.

"Әтиебез безгә: "Сталин – көчле рухлы кеше, бөтен дөньяны бер учта тоткан, ул үлгәч мәктәпләрдә укулар булмады, шулкадәр нык итеп елаган идек", дип сөйләгән иде. Әтием дә, әнием дә Сталинны әтиләре урынына күргәннәр", дип сөйли Люция ханым.

Аның сүзләренчә, әтиләре 2000 еллар тирәсендә Самар якларына баргач, машинасындагы чүпне чүплеккә түгим дип туктагач, җимерек һәйкәл кисәкләре күреп ала. Сталин һәйкәле икәнен таныгач, КАМАЗ машинасына төяп алып кайта һәм төзекләндереп өй түремә утыртам дигән максат куя.

Алып кайткан вакытта һәйкәл дүрт кисәккә бүлгәләнгән, башының кайбер өлеше җимерелгән булган. Люция ханым үз куллары белән Сталинны борынлы да, колаклы да итә. "Әти, борыннарын ясый алырсыңмы кызым, дигәч аптырап калдым, ни дияргә дә белмәдем. Әтигә каршы килеп булмый бит инде, "ярар" дидем. Ул заманнарда туганга без әти-әнине тыңларга кирәклеген аңлыйбыз. Аннан да кала, тарихтан укып белүебезчә, Сталин көчле рухлы кеше булган. Әти Сталинны яраткач, без бөтенебез дә аны хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Сталинның тышкы кыяфәте, борыны да әтинекенә ошап тора", ди Люция ханым.

Сталин заманнарында Лашман якларында да бер уч ашлыкны кесәсенә салып кайткан өчен кешеләрне төрмәгә япкан очраклар булган. Бу хакта Азатлыкка Лашман җирлеге башлыгы Рифкать Фәттахов сөйләде.

Миллионнарча гаепсез кешене репрессияләргә дучар итү, 1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнарны Казакъстан һәм Үзәк Азиягә куу, шул ук елның 18 маенда кырымтатарларны илләреннән сөрүнең башында да Сталин торган. Башка милләтләргә түбәнсетеп караган Сталин 1945 елда "Урыс халкы өчен!" тост әйткәндә: "Советлар берлегендәге барлык милләтләр арасыннан иң күренекле", дип урыс халкын атый.

"Аны төрлечә сөйлиләр инде, андыйга китсә, Ленинны да сөйлиләр, бүтәнне дә сөйлиләр. Халыкның теле чарланган хәзер, үткен пычак кебек. Әгәр Сталин бер уч өчен утыртмаган булмаса, халык дөньяда икмәкне дә калдырмас иде, урлап-урлап ташырлар иде. Бу минем үземнең уем шундый", ди Люция ханым.

Ул ислам диненә күрә сынга табыну ярамаганлыгын да белә. "Әтинең истәлеге дип карап торабыз без аны", дип белдерә. Әтисе Сталин янына Ленин һәйкәлен дә куярга телгән булган, әмма бу эшкә гомере җитмәгән, 2008 елда вафат була.

​Лашманда Леннин һәйкәле дә бар. Узган гасырның 60нчы елларында куйганнар. Җирле үзидарә башлыгы Рифкать Фәттахов бу һәйкәлне узган ел гына төзекләндереп, нигезләрен рәтләүләрен әйтә.
"Ленин – үзенә күрә бер тарих кисәге, аның уңай яклары да, ялгышлары һәм хаталары да булгандыр. Авылда алып бәрик моны диючеләр юк әле", ди башлык.

Мәдәният йорты каршында Ленин һәйкәле

Мәдәният йорты каршында Ленин һәйкәле

Сталин һәйкәленә карата да уңай карашта ул. Куелган икән, торсын, халык үзенең үткәнен онытырга тиеш түгел дип әйтә.

"Сталин турында да төрлесен әйтәләр, репрессияләр булган диләр. Ул берүзе генә эшләгән эшләр түгел бит. Аның әләкчеләре дә булган. Сталинның илебез тарихында өлеше зур. Ялгышы да булгандыр", ди Фәттахов.

Ул Сталин кылган явызлыклар: татарларны сөймәве, кырымтатарларны илләреннән сөрүен дә таный. "Балык башыннан чери дигәннән, аның ялгышлары күбрәк булган дип уйлыйм мин. Явызлыкларын арттырып җибәргән ул", ди Фәттахов.

Лашманнар арасында бу һәйкәлгә караш бер төрле генә түгел. "Хәзер яшьләр дә, балалар да Сталинның кем икәнен дә белми бит", дип әйтүчеләр дә бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG