Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Иннополис шәһәре Казан һәм Татарстан инстаграмчыларын җыйды. Русиянең иң яшь шәһәре буйлап экскурсияне блогерлар белән бергә Азатлык хәбәрчесе дә узды.

Инстамит -- актив инстаграмчыларның гадәти булмаган урында очрашып фотога төшерү гамәле. Ул айга бер-ике тапкыр берәр шәһәрдә уза. Бу юлы Казан инстаграмчылары Югары Ослан районында урнашкан һәм әле күптән түгел генә барлыкка килгән Иннополис IT-шәһәрендә тупланды.

Иннополис университеты бинасы.

Шәһәр 150 мең кешегә каралган, ләкин әлегә биредә берничә мең кеше генә яши. Ял көннәрендә урамнар буш иде диярлек.

Университет диварлары. Биредә стипендияләр 16 мең сумнан алып 42 меңгә кадәр җитә.

Иннополиста керем, милек, транспорт һәм җир салымнары юк. Аренда бәяләре икеләтә киметелгән.

Университет ашханәсендә барлык ризыклар хәләл булуы игътибарны җәлеп итте.

Шәһәр генә түгел, биредәге архитектура да инновацияләргә нигезләнгән.

Блогерлар.

Шәһәрдә яшәүчеләр спорткомлекс һәм бассейнны бушка куллана ала.

Иннополис яшь булуына карамастан, гауга тудырып та өлгерде. Шәһәрне төзегән Камгэсэнергострой ширкәте Иннополистан мәхкәмә аша 4,2 млрд сум бурычны түләп бетерүне таләп итә. Шәһәр исә төзелеш эшләренең сыйфатына дәгъва белдерә. Бу эш нигезендә мәхкәмә экспертизасы нәтиҗәләре 10 майда билгеле булачак.

XS
SM
MD
LG