Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның бурычы – милләт булып калып, дәүләт өчен көрәшү"


"Татарның бурычы – милләт булып калып, дәүләт өчен көрәшү"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

Вахит Имамов: "Татарның бурычы – милләт булып калып, дәүләт өчен көрәшү"

3 март Казанда бер төркем сәнгать әһеле катнашында милли, мәдәни проблемнарга багышланган сөйләшү узды. Анда татар матбугатының мөшкел хәле, Тукай бүләген бирүдә җитешсезлекләр турында фикерләр яңгырады.

Тукай бүләге иясе, язучы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамов өлкән буын сәнгать әһелләре белән чәй табыны артында гайре рәсми очрашу үткәрде. Анда сәнгать белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, җырчылар Гөлзада Сафиуллина, Венера Гәрәева, Клара Хәйретдинова, тәнкыйтьче Әхтәм Зарипов, баянчы Нәҗип Бәдретдинов кебек сәнгать һәм мәдәният әһелләре катнашты.

“Безнең татар эстрадасы һәм телевидениесе юкка чыгып бара. Татар сәхнәсен күзәтә башласаң, утырып елыйсы гына кала. Аны сазлыктан чыгару һәм чит илләр каршында дәрәҗәсен күтәрү – зур проблем. Татарның бурычы – милләт булып калып, дәүләт өчен көрәшү. Милләт булуыбыздан туктаганбыз икән, үләбез, урыс Иванына кушылабыз. Безнең болай да 42% бала урыска китеп бара”, дип башлады сүзен Вахит Имамов. Алга таба сүзен ул татар эстрадасы, милли җыр сәнгатенә бәйләп дәвам итте. Аның фикеренчә, эстрада җырларының эчтәлеге дә беткән, югары сәнгатькә дә зәвык тәрбияләнми.

Татар җырының бүген түбән тәгәрәвендә татар телевидениесенең дә гаебе зур дигән фикерләр яңгырады. Җырчы Клара Хәйретдинова сүзләренчә, Татарстанның бердәнбер ТНВ (Татарстан – Яңа Гасыр) каналында түбән зәвыклы җырчыларны күрсәтергә кирәкми.

"Элекке худсовет заманында җырыңны радиода яздырмыйча телевидениегә чыгарга мөмкин түгел иде”, ди җырчы. Клара ханым “Культура” сыман татарча канал булдыру теләген белдерде. “Үзебезнең белемле, укыган җырчыларны, фондларда сакланучы классик әсәрләрне күрсәтүче атнага бер чыга торган канал яисә програм кирәк”, ди ул. Аңа каршы килүчеләр дә табылды.

“ТНВдан тыш "ТНВ-Планета" бар бит. Бөтен дөньяга күрсәтә торган ТНВ-Планетаны тулысынча татар сәнгатенә юнәлтеп була”, ди билгеле баянчы Нәҗип Бәдретдинов. Ул татар каналының тулысынча акчага корылуына басым ясады.

"ТНВда безнең милләткә, сәнгатькә төкереп карау ачык ярылып ята"

"Телевидениедә безнең милләткә, сәнгатькә төкереп карау ачык ярылып ята. Бу аның җитәкчеләреннән дә тора. Күп кенә програмнарны, авторларны алып ташладылар. Айтугановага ирек бирелгән һәм аны тикшерүче юк”, дип ярсыды Нәҗип әфәнде.

Венера Гәрәева сүзләренчә, телевидение җитәкчеләре милләтнең затлылыгы турында уйларга тиеш. Ул милләт йөзе өчен борчылды.

“Әллә нинди ямьсез, таза хатыннарны чыгаралар, тоссыз, сөйли белмәүче егетләр. Аларга карап минем бу милләттән туеп, кул куеп, гариза язып чыгып китәсем килә. Ә халыкка ни күрсәтсәң дә карый ул”, ди Венера ханым.

Түгәрәк өстәл барышында Тукай премиясе, татар әдәбияты турында да сүз кузгатылды. “Тукай премиясенә тәкъдим ителгәнче, акчасын кесәсенә куеп, аракысын эчеп йөриләр. Сайлау системы юк бездә. Худсовет булдырсак та, аның системы булмаячак. Бездә гомумән тәнкыйть юк”, диде билгеле театр, телевидение тәнкыйтьчесе Әхтәм Зарипов.

Татар җыр сәнгате проблемнарына бәйле сөйләшү шул ук көнне “Шәһри Казан” газетында да үтте.

XS
SM
MD
LG