Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым каникулы: дошман эзләү


Шәһәрдә Путин рәсемнәре бик матур яктыртыла
Шәһәрдә Путин рәсемнәре бик матур яктыртыла

Прагада укучы кырымтатар студенты Назлыхан кышкы ялында Кырымга кайтып килде. Оккупация белән килешергә теләмәгән кыз Азатлыкта юлъязмасын тәкъдим итә.

Бүген мөһим көн. Арсланны әти-әниләр белән таныштырам. Алар аны белә инде, абыйның дусты булып килеп йөри ул безгә. Ләкин ул әти-әни белән миңа карата ниятләре җитди булуы турында сүз башламыйча, безнең арада ниндидер мөнәсәбәтләр була алмый, өйдәгеләр аны кабул итмәячәк. Манты, салатлар ясадым. Оялам. Көтәбез... Ут сүнде! Ярар, бик әйбәт, шәм яктысында бу темага сөйләшү җиңелрәк булыр. Әти эшләре белән чыгып киткән иде, өйдә әни белән икәү генә калдык.

Арслан әнигә чәчәкләр, өйгә дип күчтәнәчләр алып килгән. Сорамасак та, безгә генераторны куеп бирде. Ул арада балалары белән абый кайтып җитте дә сөйләшү миңа кирәкмәгән якка борылды.

Элеккедән полициядә эшләүчеләр арасыннан “дошман” эзлиләр. Абыем да, Арслан да анда әле Кырым Украинада булганда да эшләгән. Бер көнне 50 яшьләрдәге бер ир кешене китергәннәр. Ул шәһәр үзәгендә үлән (анаша) сатканда тотылган. Арслан кәгазьләр тутыра башлаган. Бу кеше кесәсеннән 3 меңләп чамасы доллар чыгарып, аны җибәрергә сораган. Протоколда үлән бер генә грамм булган дип языйк, дигән. (Русия җинаять кодексының 228 маддәсе нигезендә бер грамм ярый).

Арслан ниләр уйлагандыр ул вакытта. Ишеткәч үземнең зиһенем чуалып китте. Арслан моны башкаларга хәбәр иткән. Берничә көннән ФСБ махсус чара уздырганы ачыкланган. Арсланнан аермалы буларак, акчага алданган бәхетсез сигез кеше эшсез калган, ришвәт алуда гаепләнгән.

Сүз артыннан сүз, башка темаларга кереп киттек. Арслан өч сәгать утырганнан соң килүнең максатын әйтмичә дә кайтып китте. Олырак бер туганым, кем булды бу, дип сорады. Әни тиз генә, Җәләлнең (абыемның) иптәше, диде дә сүзне башкага борды. Димәк, минекеләр бу турыда сөйләшергә әле әзер түгел.

Утны биш сәгатьтән бирделәр. Ярый бездә генератор бар. Ут булмаганда салкын, ашарга пешереп тә булмый. Күршеләрнең дүрт кечкенә баласы бар. Аларның генератор алырга акчалары юк. Ничек яшидер алар? Ярдәм сорап депутат Базазиевка да барганнар икән (Кырым Дәүләт шурасы депутаты Лентун Безазиев). Депутат юк дигән. 7нче шәһәр хастаханәсе яныннан үттем бер көнне. Андагы сасы ис. Нәрсә булды икән, дип сораган идем. Арслан – морг шунда ди. Хастаханә башлыгы Захарченко мәетләрне сакларга генератор көче җитми, дип аларны күмәргә рөхсәт сораган булган. Юк дигәннәр. Аның каравы шәһәрдә “яраткан” президентыбыз рәсемнәре бик матур яктыртыла.

Кырым каникулы: дошман эзләү
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG