Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда яшәүче татарларга багышланган фильм тәкъдим ителде


Каек көймә әле бүген дә себертатарларның көнкүрешендә
Каек көймә әле бүген дә себертатарларның көнкүрешендә

"Тубыл татарлары" дип аталган фильмда себертатарларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте күрсәтелә.

4 март Тубылның 15нче санлы этно-мәндәни мәктәбендә бу калада һәм Тубыл районында яшәүче себертатарларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, тарихына багышланган 30 минутлык фильм тәкъдим ителде.

"Тубыл татарлары"н шәһәрнең милли-мәдәни мохтарияте үтенече белән "Тубыл" телерадиоширкәте төшергән. Фильм авторы, журналист Римма Умитбева чарада фильм геройларының, шәһәр татар җәмәгатьчелегенең катнашуын әйтә. Аның сүзләренчә, Тубыл – Себернең туристлык үзәге булганга, бу фильм сәяхәтчеләргә татарларны тәкъдим итү өчен әзерләнгән.

Язма Тубыл районындагы Ләчек авылыннан башлана, чөнки Умитбаева сүзләренчә, шәһәрдә Ләчектән чыкканнар аз яшәми. Тумышлары белән башка авыллардан булган Себернең күренекле җырчысы Зәкинә Арангулова, Русиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, галимнәр Клим Садыйков, Зәйтүнә Тычинских һәм башкалар әлеге фильмның геройлары. Бу якларда яшәүче татарларның гореф-гадәтләре дә "Тубыл татарлары"нда урын алган, аларның берсе – "Каз өмәсе" йоласы.

Тәкъдим итү чарасында фильмны мактаганнар һәм тәкъдимнәр дә булган. "Себертатарларын әдәби телдә түгел, ә үз телләрендә сөйләтү кирәк иде", "Этнография әз күрсәтелгән", дигәннәр.

XS
SM
MD
LG