Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ногманов "крымнаш" ди, әмма аның тирән кризиска китерүен дә таный


Рафил Ногманов
Рафил Ногманов

Украинаның кая барганы билгесез, Кырымның Русиядә булуы хәерлерәк, ди ярымутрау аннексияләнеп ике ел үткәч Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов.

Русия Кырымны басып алуга ике ел тулган көннәрдә Азатлык кырымтатарларны Кремль сәясәте ягына аударуга җәлеп ителгән шәхесләр белән сөйләшә. 2014 елның языннан башлап Кырымга Казаннан республика җитәкчелеге һәм журналистлар, җырчылар һәм биючеләр, рәссамнар һәм галимнәр йөрде. Аларның берсе – Татарстан Дәүләт шурасының канунилык һәм тәртип комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов иде. Ул ике ел эчендә Кырымда берничә тапкыр булды.

– Сез Русия Кырымны яңадан яулап алгач Казан татарлары арасыннан кырымтатарларга булышлык итәргә теләп килүчеләрнең берсе идегез. Ике ел вакыт узды. Ул вакытта ни булган һәм хәзерге вазгыятькә карата карашларыгыз тәңгәлме?

– Кырымга эшлекле сәфәрләр белән ике ел рәттән бардым. Халык Кырымның кушылуын бик сөенеп каршы алды, әле дә сөенү хисләре сүнмәде. Әйе, кыенлыклар күп: Украина су белән тәэмин итүдә проблемнар тудыра, эчә торган су җитәрлек, әмма авыл хуҗалыгына, сәнәгать өчен су күп кирәк, Украина аны да чикли.

Быел халыкны электр бирмичә интектерделәр. Бу мәсьәлә 90 процентка чишелгән, май аенда, Русия президенты әйтүенчә, ул инде тулысынча хәл ителәчәк. Бик кыен булса да, күпер салына. Ул тәмамланса, Украина ни генә кыланмасын, Кырымга зыян китерә алмаячак. Сугыш башланачак дип куркыталар, башына тай типсә, мондый ялгыш адым ясалырга да мөмкин. Әмма Украинаның Русиягә каршы чыгарга хәле дә, акчасы да, теләге дә юктыр дип уйлыйм. Аны багучы илләр дә бу куркыныч эшкә акча бирмәс, бу адымга бармаслар дип ышанам.

– Кырым аркасында Русия икътисади кризиска батып бара. Килешәсезме?

– Кырым – безнең тарихи җиребез. Ярымутрауны кире кайтару Русиягә бик авырга, кыйммәткә төште. Русия халкы тормышы авырлашуда Кырымның да өлеше бардыр дип уйлыйм. Кырым кушылгач чикләүләр башланды, Русия дә җавап адымнары ясады, эмбарго кертелде, азык-төлек белән проблеманар башланды. Бюджеттагы акчаның күп өлеше Кырымны тәртипкә китерү өчен тотылды. Әмма, Алла бирса, Кырымда барысы да җайланыр, җырлап күтәренке күңел белән яшәрбез.

"Кырым – безнең тарихи җиребез. Аны кайтару Русиягә бик авырга, кыйммәткә төште"

Кырым безгә авырга төште дисәк тә, аның яхшы яклары күп. Үзенә җитәрлек газы да, нефте дә бар. Кырым атаклы ял йортлары белән дан тота. Әлегә алар җимерек хәлдә, төзекләндерергә кирәк. Ел саен йәзәр мең балалар ял итә алса, ничек шәп булыр иде. Үзем Кырымда ял иткәнем булмады. Алла бирса барырмын! Кырымда менә дигән шәраблар җитештерелә. Кырымда шифалы чәй бар. Аякка басар өчен вакыт узуы кирәк, әмма бу тормышка ашачак.

Украинаның кая барганы билгеле түгел, аны бер Аллаһ кына белә, ярымутрауның Русия составында булуы хәерлерәк. Русиягә, әлбәттә, авыррак. Су бирәбез, электр уты белән тәэмин итәбез, күпер салабыз, бу бит бюджетка авырлыкка төшә, уйланмаган җирдән чыгымнар барлыкка килде.

Кырымны кушу иртәрәк башкарылдымы яки кирәк идеме, дип сорау урынсыз. Күтәрелгән халыкка сабыр итегез, яхшырак заманнар килеп җиткәнне көтегез дип әйтеп булмый. Бу бит Путинның идеясе түгел, ә халык теләге иде. Ике ел элек Кырымда булган хәлләрне үз күзләрем белән күрдем. Киевта түнтәрелеш булды, халык моның Кырымда кабатлануын теләмәде.

Кырымда 800 меңгә якын украин яши, алар да референдум яклы булды. Кырымтатарлар да шул фикердә иде, әмма акча эшләүче башлыклары Русиягә кушылуга каршы иде, алар тавыш куптарды. Кырымны гафу итәрләрме дигәннән, тормыш дәвам итә. Тынычлангач, халык күнеккәч, күп кенә илләр Кырым Русиянең бер өлеше икәненә күнегер, гафу итәрләр, танырлар дип уйлыйм. Әкренләп башка дәүләтләр депутатлары да Кырымга килә башлады, андагы тормыш белән таныша.

– Татарстанның кырымтатарлар белән актив рәвештә башланган аралашуы соңгы вакытта туктап калды диярлек. Моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

"Тынычлангач, халык күнеккәч, күп кенә илләр Кырым Русиянең бер өлеше икәненә күнегер, гафу итәрләр, танырлар дип уйлыйм"

– Аралашу кимеде дип әйтә алмыйм. Алар килеп тора, безнең галимнәр да бара, уртак проектлар бар. Килешү нигезендә эш бара. Кырым башлыгы безнең Татарстан президенты белән сөйләшеп тора, дип уйлыйм. Депутатлар арасында да аралашу туктаганы юк. Бәлки, ике ел элек булган сәфәрләр белән чагыштырганда хәзер ике арада йөрү кимегәндер. Бу аңлашыла да. Кырым – Русиянең башка төбәкләре кебек үк тулы хокуклы субъекты. Эшләр әкренләп җайланды. Кырымның Русиягә тыныч итеп кушылуында Рөстәм Миңнехановның өлеше, тырышлыгы бик зур. Киеренке иде бит вазгыять. Рөстәм Миңнеханов төрле кешеләр белән сөйләште, милли хәрәкәт вәкилләре, руханилар белән кат-кат очрашып килештерде.

– Мәскәү кырымтатар мәҗлесен мәхкәмәгә җәлеп итмәкче була. Икенче яктан Милли мәҗлес кырымтатарларның хокукларын даими яклады һәм хәзер дә яклый. Үзенә күрә парламент ул. Ул оешма кырымтатарлар арасында хәзер дә яклау казана. Татарстан Мәҗлес белән элемтәләрен сакладымы һәм ул кирәк дип саныйсызмы?

– Советлар Берлеге таркалганнан соң Мәҗлес кырымтатарларның бер генә зур мәсьәләсен дә чишмәде. Җирне кайтармады, халыкны тораклы итүгә ирешмәде. Аларның башлыклары ялгыш юл белән китте – каршылык тудырды. Протест белдереп, электр челтәрләрен өзеп, йөк машиналарының юлларын каплау – ахмаклык.

Мәҗлес башлыклары кырымтатар халкына каршы эшли башлады. Аны террор оешмасы итеп танырга дигән фикерләр бар. Милли мәҗлестән башка да иҗтимагый оешмалар бар. Алар белән тыгызрак эшләргә кирәк, кырымтатарларны яклаучы яңа оешма барлыкка килер дип уйлыйм.

Чубаров, Җәмилев Милли мәҗлесне җинаять оешмасына әверелдерде. Кайчандыр абруйлы оешманың дәрәҗәсен төшерделәр, ялгыш юлдан киттеләр. Изге урын буш тормый, ди урыслар. Алар урынына яңасы барлыкка килергә тиеш. Кырымтатарларга автономия кирәк. 300 мең кырымтатар өчен Кырым республикасын оештырып булмый, әмма автоном төбәк булса, милли мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде. Кырымтатар теле дәүләт теле буларак танылды, аның дәрәҗәсе үсте. Ана телендә белем бирүче мәктәпләр барлыкка килергә тиеш.

* * *

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ике ел тулу уңаеннан Азатлык башка шәхесләрнең дә фикерләрен тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG