Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләрнең чирегеннән артыгы азык-төлеккә акчаны кысарга мәҗбүр


"Ромир" тикшеренү һолдингы уздырга сораштыру кризис сәбәпле Русиядә мөһим тормыш кирәк-яраклары һәм азык төлек алуга акчаны экономияләүчеләр 27 процентка җиткән. 2015 елда андыйлар 17 процент булган.

Тагын 28 процент халык кризис сәбәпле ялга йөрү чыгымнарын киметергә мәҗбүр булган. Респондентларның 39 проценты гаилә бюджетында мөһим тормыш кирәк-яраклары һәм азык төлек чыгымнары өлешенең артуын, башка чыгымнар өлешенең киметелүен белдергән.

Соңгы бер ел эчендә Русия икътисадының хәлен кририз дип бәяләүчеләр 18 процент пунктына артып 71 процентка җиткән.

Хәзерге хәлне кририс дип бәяләүчеләр арасында аз һәм уртача керемлеләр арткан һәм алай бәяләүчеләрнең күпчелеген 45 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.

Бу фикер белешүдә 1500 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG