Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Ел башыннан бирле Русиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре шактый арткан. Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән хисапка караганда, Төркиягә каршы сәүдә чикләүләре кертелгәннән соң Төркия тауарларының бары зур булмаган өлешенә генә алмаш табылган. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләренең артуы әлеге чикләүләр нәтиҗәсендә килеп туган кытлык белән аңлатыла.

Ел башыннан бирле бер килограм кыярның уртача бәясе 17 процентка артып 188 сумга җиткән, кәбестә бәясе 9,7 процентка артып 26 сумга, помидор 8,5 процентка артып 179 сумга җиткән. Груша бәясе гыйнвар аенда гына да 14,2 процентка артып 147 сумга, йөзем бәясе дә бер айда 12,8 процентка артып 197 сумга җиткән.

Төркиядән кертү тыелган яшелчә һәм җиләк-җимешне өлешчә Азәрбайҗан, Мисыр, Мәгъриб, Сенегал һәм Үзбәкстаннан китерелгәннәре алыштырган.

Министрлык вәкиле март аеннан башлап бәяләрнең бераз төшүе көтелүен дә белдерде.

XS
SM
MD
LG