Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта республиканнардан Трамп, демократлардан Клинтон җиңә


Сулдан: Дональд Трамп, Тед Круз, Һиллари Клинтон, Берни Сандерс
Сулдан: Дональд Трамп, Тед Круз, Һиллари Клинтон, Берни Сандерс

АКШта ике партиядән президентлык ярышына чыгачак намзәтләрне сайлау дәвам итә.

АКШта ноябрьдә президентлык өчен көрәшәчәк республикан һәм демократ намзәтләрне сайлау дәвам итә. Республиканнардан күпчелек тавышларны Дональд Трамп ала, икенче урында Техас сенаторы Тед Круз. Трамп калган ике намзәтне - Марко Рубио һәм Джон Касичны көрәштән чыгарга чакырды.

Демократ намзәтләренең берсе, Вермонт штатыннан сенатор Берни Сандерс якшәмбе көнне Мэн штатында партия җыелышында Һиллари Клинтоннан күбрәк тавыш җыйды. Алай да ил буйлап Клинтон күбрәк тавыш җыя.

Ике партия дә президентлыкка үз намзәтенең кем булачагын җәй үтәчәк корылтайларда хәл итәчәк.

XS
SM
MD
LG