Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Җәмигъ мәчетен тотарга акча җитми 


Мәскәү Җәмигъ мәчете
Мәскәү Җәмигъ мәчете

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Илдар Әләүтдинов иман йортына акча юк, дип белдерде. Мәчетне карап тотарга китүче чыгымнар ай саен миллионлаган сум белән исәпләнә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетен тотарга акча күп кирәк булу сәбәпле, Русия мөселманнарының Диния Назәрәте үзенең хезмәткәрләре санын кыскартырга булган. Бу турыда игълан назарәтнең бинасы эчендә эленеп тә куелган.

"Җәмигъ мәчете эшли башлаганнан соң аны тәэмин итү буенча чыгымнар 1200% ка арту сәбәпле, шулай ук Русия мөселманнары Диния назарәте һәм Русия мөфтиләр Шурасы чыгымнарын киметү максатыннан, җитәкчелек штат берәмлекләрен кыскарту турында карар кабул итте", диелгән игъланда.

Моңа кадәр мәгълумат чаралары "1 нче марттан башлап Җәмигъ мәчетенә намаздан тыш вакытта керү түләүле булачак" дигән хәбәр тараткан иде. Бу яңалык бөтен Русия мөселманнарында кәнәгатьсезлек тудырды. Соңрак мәчет эченә керү бушлай, тик мәчет эчендәге экскурсияләр генә түләүле булачагы ачыкланды.

"Өч ай дәвамында мәчет эчендәге экскурсияләр түләүсез булды. Хәзер алар өчен акча алыначак. Мәчет территориясенә һәм мәчет бинасы эченә керү бушлай. Ә калган урыннарга сезне кертмәячәкләр. Намаз вакытында килүчеләр намаз уку залына гына керә ала", диделәр Азатлыкка мәчеткә шалтыраткач.

Мәчетне кереп күреп чыгу өчен акча түләргә кирәк булачагын иман йортының имамы Илдар Әләүтдинов тә раслады. Челтәрдә барлыкка килгән видеодагы пресс-конференциясендә ул мәчетне тәэмин итәргә акча җитмәве турында әйтә һәм түләү кертүне шуның белән аңлата.

"Мәчеткә искиткеч күп акчалар китә. Без күтәрә алырлык кына чыгымнар түгел бу. Шуңа да монда килгән һәркем мәчетне матди яктан тәэмин итүгә үз өлешен кертергә тиеш, үзеннән кечкенә генә булса да ярдәм, файда китерергә тиеш. Түләүле экскурсияләр нәкъ шуның өчен. Бу мәчетне тәэмин итеп торуда бер ярдәм, керем чыганагы булачак. Экскурсияләрнең бәясе – 300 сум", диде Әләүтдинов.

"Илнең баш мәчете дәүләт карамагында булса, бер дигән булыр иде," - дип тә өстәде ул. – "Тик андый нәрсә юк. Ут өчен дә үзебез түлибез, җылылык өчен дә, тегесе өчен-монысы өчен дә. Бу ай саен миллионлаган сум акча".

Экскурсия барышында кунакларга мәчетнең барлыкка килү тарихын, архитектура нечкәлекләрен сөйлиләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ул бушка, ә мәктәп яшендәгеләргә, пенсионер һәм инвалидларга 50% ташлама белән.

Мәскәүнең иң борынгы мәчетләреннән булган әлеге гыйбадәт йорты яңартылып төзелгәннән соң узган елның 23 сентябрендә ачылды. Төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчете комплексының мәйданы 20 тапкырга артып, хәзер 19 мең дүрткел метр тәшкил итә. Мәчет Европадагы иң зур гыйбадәтханәләрнең берсе. Анда берьюлы 10 мең мөселман намаз укый ала. Манараларның биеклеге 78 метр, 48 метр биеклектәге гөмбәз алтын белән йөгертелгән. Рәсми мәгълүматларга күрә, мәчетне төзекләндерү 170 миллион долларга төшкән.

XS
SM
MD
LG