Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

1917 ел вакыйгаларында мөһим роль уйнаган күренекле төркиләр (2)


Садри Максуди (уртада) ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләренең берсе санала

Садри Максуди (уртада) ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләренең берсе санала

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.

1917 елның маенда Мәскәүдә Русиядәге бөтен мөселман халыклары вәкилләре олы корылтай җыеп, бердәм хәрәкәт итәчәкләрен белдерәләр. Тик сәяси һәм хәрби шартлар бу планнарны тормышка ашыруга киртә була. Уртак хәрәкәт итүгә бүтән җитди сәбәпләр дә комачаулый: төрки кавемнәрнең бөтен Русиягә таралып яшәүләре, араларында элемтәләрнең зәгыйфьлеге, һәр кавемнең үзенә генә хас проблемалар булуы, төркләрнең күпчелек очракларда руслар яки башка гайре мөселман халыклар белән уратылып, милли азчылык тәшкил итүләре.

"Бөтен төрки төбәкләрдәге халыклар 1917 ел октябрь түнтәрелеше җимешләреннән файдаланып, үзаллы гамәл кылырга керешә"

Нәтиҗәдә, Себерне читкә куеп торсак, бөтен төрк (төрки) төбәкләрендә халыклар 1917 ел октябрь түнтәрелеше җимешләреннән файдаланырга ашыгып, үзаллы гамәл кылырга керешә. Билгеле, бу процесста тәҗрибәсезлек, белмәү, кызулык сәбәпле күп кенә ялгыш адымнар ясый. Алдагы бүлекләрдә без төрк төбәкләрен берәм-берәм тикшереп, андагы вакыйгаларда киң яңгырашлы гамәлләр кылган атаклы сәяси лидерлар турында сүз алып барачакбыз.

Садри (Садретдин) Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе ул була. Максуди икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана. Садриның бертуган абыйсы Һади Максуди “Йолдыз” газетын чыгара, дәреслекләр яза, эшче халыкның хокукларын яклый, гомумән, шөһрәте һәм халык арасында танылганлыгы белән энесеннән калышмый диярлек.

Садри Максуди Парижда хокук буенча укуын тәмам иткәч, 1906 елда Казанга кайта һәм Русия мөселманнары проблемнары белән якыннан кызыксына башлый. Ул мөселманнар үткәргән һәр җыелышка диярлек катнаша. Бу очракта аңа хокукчы һөнәрен яхшы белүе һәм Европада туплаган тәҗрибәсе бик тә ярап куя. Русия мөселманнарының беренче корылтаенда ул Милли Шурага сайлану шәрәфенә ирешә. Казанда 1917 елның июлендә җыелган өч корылтайның уртак утырышында һәм Русия мөселманнарының икенче корылтаенда әһәмиятле роль уйный. Аның милли-мәдәни мохтарият (автономия) проекты корылтайларның өчесендә дә һәм уртак утырышта да күпчелек тавыш белән кабул ителә. Бу хактагы карарны делегатлар зур рухи күтәренкелек атмосферасында каршы алалар, һәммәсе аягүрә килеш тәкбир әйтәләр. Утырыш булган бинаның әйләнәсендә җыелган халык та тәкбиргә кушыла.

"Милли идарә 1919 елның апрелендә большевиклар тарафыннан таратыла, Максудига чит илгә качудан башка юл калмый"

Мәдәни автономия хакындагы карар кабул ителгәннең соңында проектны гамәлгә ашыру комиссиясе булдырыла. Аның рәисе итеп табигый төстә Садри Максуди сайлана. Комиссия бераз соңрак Уфага күчерелә. Анда ул җиде мең яугирдән торган гаскәр тарафыннан тантаналы рәвештә каршы алына. Иң беренче эше итеп, комиссия сайлау кагыйдәләрен билгели. Шуннан соң сайланган мохтарият һәйәте рәисе урынына шулай ук сайлау юлы белән Садри Максуди куела. Тик Милләт Мәҗлесе һәм аның башкарма органы – Милли идарә 1919 елның апрелендә большевиклар тарафыннан таратыла, Максуди өчен исә чит илгә качудан башка юл калмый.

Садри Максуди ягында торган сәяси һәм социаль төркемнәрдән башка Русия төркләре арасында төрле мәсләкле агымнар барлыкка килә. Милли-мәдәни мохтарият проекты тикшерелгән утырышларда уртачыл социалистлар, инкыйлабчы социалистлар, бер-ике ел үткәч совет матбугаты тарафыннан “буржуйлар” дигән тамга тагылачак булган уртачыл милләтчеләр һәм кадимче дин әһелләре арасында кызу бәхәсләр туктамастан дәвам итә. Бугушев дигән делегат, корылтайда кабул ителгән карарлар авыл һәм эшче халкының хокукларын гарантияләми, алар бары тик хәлле, барлыклы катлауның мәнфәгатьләрен чагылдыра, дип чыгыш ясый. Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин моңа каршы нотык сөйли.

Делегатларның күбесе Милләт Мәҗлесе Уфада урнашырга тиеш дигән карашта тора, ләкин Һади Максуди тарафдарлары белән бу фикерне уртаклашмауларын белдерәләр. Һади Максуди сүзенчә, Милләт Мәҗлесенең урыны Казанда дигән позицияне татарлар күпләп яшәгән Түбән Новгород, Рязань, Тамбов, Сембер, Самар, Сарытау, Әстерхан, Оренбур, Вятка һәм Пермь губерналары мөселманнары яклап чыга.

"Күпчелек тавыш белән Милләт Мәҗлесе эшләячәк мәркәз итеп Казан түгел, Уфа билгеләнә. Стратегик яктан бу карар җитди әһәмияткә ия була"

Шулай да, күпчелек тавыш җыйган карар белән, Мәҗлес эшләячәк мәркәз итеп Уфа билгеләнә. Стратегик яктан бу карар җитди әһәмияткә ия була. Казанда татарлар саны каладагы барлык халыкның фәкать 20 процентын тәшкил итә, Уфа губернасында исә сан җәһәтенчә татар-башкортлар өстен була. Моннан тыш, Уфаның большевиклар мыжлап торган Мәскәү белән Петроградтан ерак булу факторын да исәпкә алырга кирәк, билгеле.

Карар озак та үтми үзен аклый, чөнки Казан иң беренче шәһәрләрдән булып большевиклар кулына керә.

Уфадагы Милләт Мәҗлесенә төрле фракцияләргә караган сул карашлы делегатлар керә. Аларның күбесе соңрак большевиклар белән хезмәттәшлек итә. Социалист депутатларның иң танылганнарыннан берсе язучы Галимҗан Ибраһимов була. Милләт Мәҗлесендәге сулчылар фракциясенә кергән башка мәгълүм шәхесләрдән Шаһит Әхмәдиевны, Гыйлемдар Баембәтовны, Газыйм Касыймине, Фатыйх Сәйфи Казанлыны, Сәгыйтъ Янгалышевны һәм Фатыйх Мөхәммәдьяровны аерып күрсәтү кирәк.

Язучы, телче һәм әдәбиятчы Галимҗан Ибраһимов мәдрәсәдә белем алу белән бергә рус телен өйрәнә, Киев шәһәрендә рус-татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, Уфага кайтып мөгаллимлек белән шөгыльләнә. Шул елларда хикәяләр һәм повестьлар дә язучы булып та таныла. Баштарак ул эсерлар ягындарак торса да, соңыннан большевиклар тарафына күчә, ләкин заманында эсерларга якын булганы өчен большевиклар аңа ышанып ук бетмиләр. Гомумән, Галимҗан Ибраһимов татарлар арасында аз күренгән кыйммәтле шәхесләрдән берсе буларак тарихка кереп кала. Аның большевиклар ягына күчүе илдәге шартлар һәм язучының большевикларга артык ышануы белән аңлатыла.

"Большевиклар белән бергә эшләгән кешеләрнең бер өлеше милли хәрәкәткә катнашып Милләт Мәҗлесендә урын алса да, милли азатлык эшендә алар төп рольне уйнамый"

Большевиклар белән бергә эшләгән кешеләрнең бер өлеше, гәрчә милли хәрәкәткә катнашып Милләт Мәҗлесендә дә урын алган булсалар да, милли азатлык эшендә төп рольне алар уйнамый. Татар социалистлары дип әйткәч иң башта хәтергә Мирсәет Солтангалиев килә. Татар-башкорт совет тарихи әдәбиятында, шулай ук, Мулланур Вахитов белән башкорт Шәриф Манатов исемнәре дә еш кына искә алына.

Садри Максудиның чын-чынлап көндәше итеп Солтангалиевны күрсәтергә тиешбез. Бер яктан ул большевиклар арасында зур урыннарда эшләп Милләт Мәҗлесе тарафыннан төзелүе планлаштырылган Идел-Урал дәүләтен барлыкка килмәвенә сәбәпче булса, икенче яктан большевиклар игълан иткән татар-башкорт совет җөмһүрияте проектнын да гамәлгә ашырылмавына шаһит була. Дөресен генә әйткәндә Солтангалиевны большевиклар тозакка төшерәләр. Тик шуны әйтергә кирәк, аның коммунизм идеяләрен өченче дөнья илләренә тарату теләге, милли коммунизм төзүгә бәйле мәкаләләре мөселман большевикларына хәйран гына йогынты ясый. 1920 елларда Сталин аны режим өчен куркыныч тудыра дип юк итә.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG