Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урмайда XIX гасыр татар милли киемнәрен тегәчәкләр


Келәм тукыйлар
Келәм тукыйлар

Чуашстанның Урмай авылында туку станнары кулланып татарлар йөз ел элек кигән киемнәрне текмәкчеләр. Моның өчен тукыманы алар үзләре тукырга җыена.

Сирәк булса да кайбер татар авылларында әле дә тукылган келәмнәр, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр күрергә мөмкин. Чуашстанның Урмай авылында бу традицияне кабат торгызмакчылар. Шул сәбәпле алар авылдагы туку станнарын да барлаган. Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, барлыгы шундый 20 стан булуы ачыкланган.

"Урмай авылы Чуашстанның көньягында урнашкан. Анда татар авыллары бер-берсенә якын тора. Хәзер Урмайда татарларның этнография үзәген ясыйбыз. Аның өчен борынгыдан килгән әйберләрдән күргәзмә дә булдыру кирәк. Шуңа күрә без анда мишәрләр һәм гомумән татар халкының кием бүлеген һәм мишәрләрнең чигү үрнәкләрен һәм элек-электән килгән туку станнарын куярга булдык.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

Урмай һәм якындагы башка татар авылларында 70-80 ел элек булган эш онытылып бетмәгән. Һәр авылда тукыма тукучылар, ягъни келәмнәр туку, сөлгеләр чүпләү булган. Без авылда шундый 20гә якын стан таптык һәм этнография үзәгенә бер тукыма һәм бер тамбур стиле (тамбур энәсе) белән чигә торган станы куйдык.

Беренче эш итеп палас тукырга булдык һәм инде 20 метрга якынын тукыдык та. Аның үрнәкләрен эшләргә 80 яшьлек Наҗия Миңнегалиева, Нәфисә Кадрова апалар булышты. Тагын “Мишәр” ансамбле апалары да вакыт-вакыт килеп тукыйлар”, диде Гыйбатдинов.

Хәзер күрше авыл мәктәпләре балаларын да өлкәне өйрәнү дәресләрен укыту өчен дә шушы үзәккә алып килеп туку серләрен күрсәтәләр икән. Шулай ук күрше республикалардагы татарларны да бу эш кызыксындырган.

“Бездә 27 февраль – 2 март көннәрендә төбәкара семинар узды. Безнең мәдәният оешмаларында һәм мәктәпләрдә эшләүчеләргә милли уен кораллары - саз, гөсләдә, курайда, тальянда уйнарга, халык биюләренә өйрәтергә кирәк бит. Шуңа бу чара ел саен уздырыла. Аларга белем бирер өчен Казан дәүләт мәдәният институты, Чабаксар мәдәният институтыннан, музыка училищесыннан белгечләрне чакырабыз. 72 сәгать дәвердә укытабыз һәм сертификат бирәбез.

Быел семинарда Мари Иле, Түбән Новгород, үзебезнең Чуашстандагы татар авылларында мәдәният йорты, мәктәпләрдә эшләүчеләр өч көн дистанцион рәвештә укыдылар. Соңгы көнне бездә булдылар. Бу туку станнары белән дә кызыксындылар. Аларда да без дә моны эшли алабыз дигән ният булдырдык. Җитмешкә якын кешене укытып, сертификат бирдек.

Без курайга, гөсләгә, фольклор этник мишәр биюләренә, Казан татарлары биюләренә басым ясадык. Програмга чуаш, керәшен җырларын да керттек. Алар бер-берсенә якын”, диде Гыйбатдинов.

Урмай авылы этнография үзәгендә туку серләренә төшенәләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00

Көзгә таба алар милли киемгә багышланган проектны тормышка ашырмакчы. Ул фестиваль рәвешендә узар дип ниятләнә. Анда XIX гасырда ир кеше һәм хатын-кызлар кигән киемнәрне тукып күрсәтергә ниятлиләр.

“Без дизайнерлар, тарих белән кызыксынган рәссамнар ярдәмендә XIX гасырдагы киемнәрне яңадан дөньяга кайтарырга телибез. Бу эш килеп чыгарга тиеш. Ул вакытта сызымнар (крой) үзенчәлекле булган. Ул сызымнарга карасаң, хәйран каласың. Бүген андый сызымнар белән беркем дә эшләми. Үзебез шуның тукымаларын булдырсак, аннары сызымнар белән "Мишәр" ансамбле өчен күлмәкләр тексәк, искиткеч булыр иде”, ди Фәрит әфәнде.

Аның сүзләренчә, Чуашстанда татар-мишәрләрнең 100 ел элек нинди кием булганын беркем дә әйтә алмый. Сиземлиләр, әмма төгәл белмиләр.

“Бу бөтен татардагы проблем. XIX гасырдагы киемнәрне архивта эзләдем. Безнең киемнәр барысы да тукып эшләнгән тукымалардан булганнар һәм аның бизәнү әйберләре бүген чуашларда сакланып калган”, диде ул.

XS
SM
MD
LG