Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Кырымтатар хатын-кызларын алдап Җәмилев һәм Чубаровка каршы өндәмә имзалаттылар


Мәҗлес каршында эшләгән Кырымтатар хатын-кызлары биналарыннан куылды

Мәҗлес каршында эшләгән Кырымтатар хатын-кызлары биналарыннан куылды

8 март алдыннан узган “Кырымтатар аналары форумы”нда ханымнарга алдан хәбәр итми генә Җәмилев, Чубаров һәм Ислямовны “халык дошманнары” дип игълан иткән резолюция таратылды һәм алар милләтнең бу җитәкчеләрен хөкем итте дип белдерелде.

Кырым милләтләр һәм депортациягә дучар булганнар эшләре дәүләт комитеты Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күп балалы аналарны бәйрәм белән котлар өчен кырымтатар театрына җыйды. 5 март театр карарга килгән хатын-кызларга теркәлгән вакытта тоттырылган “Кырымтатар аналары резолюциясе” күпләрне аптырашта калдырды. 40лап ханым бу кәгазьне укыгач бәйрәм чарасына калмыйча кайтып китте. Башкалары исә теркәлү узып, үз милләттәшләренә каршы имза куйган булып чыкты.

Форум президиумында Солдат аналары комитеты рәисе Алия Финенко (Акмәчет), иҗтимагый активист Мөнәвәр Темешева (Акмәчет), Ава Азаматова (Бакчасарай) һәм башкалар бар иде. Резолюцияне Ава Азаматова укып ирештерде. Аны хуплап тавыш бирелде.

Резолюциядә Җәмилев, Чубаров һәм Ислямов “дөньяда барган хаосны Кырымга китерү омтылышында” гаепләнә.

“Бармы Җәмилев, Чубаров һәм Ислямовның ватаны? Бәлки дөнья буйлап җәелгән хаос – аларның ватаныдыр һәм алар аны Кырымга китерергә телидер? Без, кырымтатар хатын-кызлары Кырымда милләтара тынычлыкны сакларга, мәдәниятебезне үстерергә, халкыбызны традицион кыйммәтләребез – тынычлык һәм муллык, ныклы гаилә, аналар һәм балалар тирәсендә тупларга тиеш”, диелгән кырымтатар хатын-кызлары резолюциясендә.

Кырым блокадасын оештыручылар “качкын радикаллар” дип аталган, халыкара җәмәгатьчелекне ул “җинаятьчеләрне” җәзасыз калдырмаска тиеш диелгән.

Ленур Ислямов (с), Рифат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев Кырым блокадасы уңаенннан матбугат очрашуы үткәрә. Киев, 8 сентябрь 2015

Ленур Ислямов (с), Рифат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев Кырым блокадасы уңаенннан матбугат очрашуы үткәрә. Киев, 8 сентябрь 2015

Әлеге мөрәҗәгать 1970нче елларда кырымтатар халкының сөргенннән кире ватанына кайтуы өчен протест чаралары уздырган, төрмәдә ачлык тоткан Мостафа Җәмилев, халык кире кайта башлагач аны урнаштыру өчен оештырылган Милли мәҗлеснең икенче рәисе Рифат Чубаров, беренче кырымтатар ATR телевидение каналы оештыручысы Ленур Ислямовка каршы әзерләнде. Бу өч җитәкче ике ел элек Русия көчләренең Кырымны басып алуы белән килешмичә аны кире кайтару өчен халыкара эшчәнлекне дәвам итә. Җәмилев белән Чубаровка биш елга Кырымга керү тыелган. Эшкуар Ислямовның Русиядәге барлык милке кулга алынган, аны полиция эзли.

Татарны татарга каршы кую яңалык түгел, тарихтан моны яхшы беләбез, диде хокук яклаучы Эскендер Бариев.

“Кырымтатар милли хәрәкәтенә мондый адым яхшы таныш. Советлар Берлегенең КГБсы моны еш куллана иде. Хатын-кызларны бәйрәмгә җыеп ялган юл белән үз милләттәшләренә каршы кулланылачак документка кул куярга мәҗбүр иттеләр”, диде Бариев.

Русия мәгълүмат чаралары “кырымтатар аналары Мостафа Җәмилев, Ленур Ислямов һәм Рефат Чубаровның кырымтатар халкы исеменнән эш итәргә хакы юк дигән белдерү ясады” дип язып чыкты.

Мәҗлес каршында 20 елдан артык Кырымтатар хатын-кызлары лигасы эшләп килде. Мостафа Җәмилевнең тормыш иптәше Сафинар Җәмилева җитәкчелегендәге оешма хәйрия, мәдәният һәм мәгариф белән шөгыльләнә иде. Мәҗлесне "экстремистик" дип тикшерү башланганчыга кадәр үк лига үз эшен туктатырга мәҗбүр булды, чөнки Русия кануннары нигезендә оешма эшли алмас иде.

"Без АКШ, Романия, Төркиядәге диаспоралардан акчалата һәм рухи ярдәм ала идек", дип сөйләде Азатлыкка Сафинар Җәмилева. Бүгенге көндә оешма бинадан куылган, милке таралып беткән.

Ике ел элек 2014 елның 8 мартында Акмәчетнең берничә бистәсендә хатын-кызлар кырымтатар байраклары тотып Русиянең Кырымга гаскәр кертүенә каршы протестлар үткәргән иде. “Без Русия белән яшәп карадык инде. Илдән сөрелдек, шушы 60 ел эчендә Русиянең кем икәнен яхшы аңладык”, дип сөйләгән иде Азатлыкка юл буенда торган бер ханым. Ул чакта протестка кырымтатар хатын-кызлары гына түгел, руслар, украиннар, башка милләт ханымнары да чыккан иде.

XS
SM
MD
LG