Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:55

Балкар халкы депортация көнен искә ала


Кавказ сугышының 150 еллыгына Нальчикта йөреш, 2014 елның мае

Кавказ сугышының 150 еллыгына Нальчикта йөреш, 2014 елның мае

1944 елның 8 мартында балкарлар Казакъстан һәм Кыргызстан далаларына сөргенгә куылды.

Бүген балкар халкы өчен матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк үз ватаннарыннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Аларга кадәр карачайлар 1943 елның ноябрендә, калмыклар 1943 елның 28-29 декабрендә, чеченнар һәм ингушлар 1944 елның 23 февралендә депортациягә куылган. Кырымтатарлар өчен матәм көне - 18 май.

Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар китерелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятне үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлеше авырулардан һәм ачлыктан үлде.

1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күпчелек кире ватаннарына кайта алмады, кайтсалар да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

XS
SM
MD
LG