Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

TAG Heuer һәм Nike допинг алуын таныган Шарапова белән хезмәттәшлекне туктата


Халыкара тенис федерациясе Мария Шарапованың допинг алуын тикшерә. Иң зур ширкәтләр тенисчы белән хезмәттәшлектән баш тартты.

Швейцариянең TAG Heuer сәгать ширкәте һәм спорт киемен җитештерүче Nike бренды Мария Шарапова белән реклама төшерүне туктатуларын белдерде. Танылган тенисчы 7 март Australian Open-2016 ярышы алдыннан тикшерелгәндә канында допинг булуы ачыкланды. Шарапова үзе 2016 елның 1 гыйнварыннан тыелган милдронат (мельдоний) кулланганын таныды.

Соңгы елларда Шарапова дөньяда иң күп акча алган спортчыларның берсе иде. Төп табышны аңа TAG Heuer һәм Nike, шулай ук Evian суы рекламасында төшү китерә иде. Forbes мәгълүматларына караганда, 2015 елда Шарапова 29.5 млн доллар акча эшләгән.

Халыкара тенис федерациясе тикшерү башлады. Нәтиҗәләре игълан ителгәнче Шарапова ярышлардан читләштерелгән.

XS
SM
MD
LG