Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Төркия Европадагы качакларның бер өлешен үзенә алачагын белдерде


Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу

Брюссельдә Төркия һәм Европа Берлеге җитәкчеләре качаклар кризисын чишү юллары турында сөйләште.

Европа Берлеге һәм Төркия вәкилләре Брюссельдә 7 март узган саммитта качаклар кризисын чишү юллары турында фикер алышты. Ярты көнгә планлаштырылган очрашу төн уртасында гына тәмамланды, диелде 8 март узган матбугат очрашуында.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Европадагы качакларның бер өлешен үзенә алырга тәкъдим итте, җавап итеп Европа Берлегеннән акчалата ярдәм һәм Төркия ватандашлары өчен визаны бетерүне сорады. Берлек җитәкчелеге бу тәкъдимне тикшерер өчен вакыт кирәк дип белдерде.

Анкара 2018 елга кадәр Төркиядәге Сүрия качаклары өчен акчаны икеләтә арттырырга һәм 2016 елның июнь азагыннан виза алуны җиңеләйтергә, шулай ук Берлеккә керү сөйләшүләрен тизләтергә сорый.

Германия канцлеры Ангела Меркель Анкара качакларны кабул итә алса, Төркия ватандашларына виза режимын йомшартып булыр иде, дип белдерде. Европа Берлегенә керүне тизләтү тәкъдиме Кыпрыс вәкиленең ачуын чыгарды. Кыпрыс Төркиянең үзенең төньягын оккупацияләвенә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG