Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

Милли чаралар оештыручылар "Казан нуры" шурасына берләште


Узган атна Казанда милли, хәйрия проектлары оештыручылары җыелышы узды. Анда гайре рәсми "Казан нуры" милли-иҗтимагый шурасы төзелде.

Татарстан башкаласындагы берничә милли, дини, хәйрия проектлары җитәкчеләренең гайре рәсми очрашуын оештыру теләге белән Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, хәйрияче Фәрит Мифтахов чыкты. Утырыш аның үзәктәге офисында үтте. Җыенда милли проектларны оештыручылардан тыш, басма матбугат, Кариев театры, Казанның мәгариф идәрәсе, мәчет-мәдрәсә вәкилләре катнашты. Аларның барысын да татарча чаралар берләштерде, бер-берсенә рухи, мәгълүмати, мөмкин булса матди ярдәм күрсәтергә килешеп, “Казан нуры" исемле рәсми булмаган милли-иҗтимагый шура төзелде.

Моңа кадәр милли, хәйрия проектлары әйдаманнары үз көчләренә таянып кына эшчәнлек алып барса, моннан соң алар бердәм булырга тели. Бу - яңа оешманың төп максатларының берсе.

Хәйрияче Фәрит Мифтахов фикеренчә, берләшкән очракта проект авторлары үзләре дә бер-берсенә ярдәм күрсәтә алачак: кемдер оештыра, кемдер катнаша, ә кемдер акчалата ярдәм итә. Аның сүзләренчә, татарларга нәкъ шул бердәмлек җитми.

“Казан нуры" рәсми булмаган милли-иҗтимагый шурасына дәүләт эшлеклеләре, шулай ук шәхси оешмалар белән беррәттән гади катнашучылар да кушыла ала, иң мөһим шарт – шәһәрдә үткән татар чараларына үз өлешеңне кертү.

Очрашуда катнашучылар һәрберсе үз проекты белән таныштырды. Иң элек Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевның 130 еллыгына багышланган чаралар барланды. Аннан Казан энергетика университетыннан Миләүшә Гыйззәтуллина 16 мартта үзе әйдәп барган татарча “Яз гүзәле” бәйгесенең финалы үтәчәген әйтте. Апрельдә башкалада “Илһамият” сәнгатьле сүз бәйгесе оештырылачак, диде радио-телевидение дикторы Эльмира Хамматова.

Киров һәм Мәскәү районнарында үтүче балалар бәйгеләре уздыручы Мәдинә Гыйниятова булган проблемнарын да атады.

“Мисал өчен, без үткәргән “Ак яулыклы әбием” бәйгесендә башка елларны гореф-гадәтләрне чын-чынлап саклаучы әбиләр катнаша иде. Бу елны без укытучыларны катнаштырырга булдык. Әмма аларда гореф-гадәтләргә таяну күзәтелмәде. Укытучылар заман артыннан куа, кырысрак та. Безнең алда торган максатка тиешенчә ирешә алмадык. Әбиләрнең тарихларын, үткәннәрен күрсәтеп, аларның шәҗәрәләре белән таныштырып узу күпкә камилрәк булачак. Аларны оныклары, балалары, тулы гаиләләре белән күрсәтү – безнең бурыч”, ди Мәдинә Гыйниятова.

Фәрит әфәнде Казанның мәгариф идарәсе белән “Татар кызы”, “Татар егете”, “Казан нуры” бәйгеләрен оештыруларын да искә төшерде.

"Казан нуры" әгъзалары яңа шура татар милләтен популярлаштыруга, яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертәчәк дип өметләнә. Очрашуда катнашучылар сүзләренчә, башкалада татарча чаралар шактый, тик алар мәгълүмат чаралары игътибарыннан читтә кала. Әлеге проблемны оештыручылар “Казан нуры” исеменнән кирәкле дәүләт идарәләренә мөрәҗәгатьләр язып хәл итмәкче.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG