Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер атнада ВИЧ белән авыручы 28 кеше ачыкланды


Татарстанда 25 февраль-2 март ачыкланган ВИЧ белән авыручыларның күбесе Чаллыда һәм Казанда.

Татарстанда кулланучылар хокуклары торышын күзәтүче федераль идарә Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 25 февральдән 2 мартка кадәрге вакытта республикада ВИЧ вирусы белән авыручыларның 28 яңа очрагы теркәлгән.

Авыруларның сигезе Казанда, тугызы Чаллыда ачыкланган. Азнакай, Зәй һәм Тубән Камада икешәр; Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорски, Норлат һәм Питрәчтә берәр авыру теркәлгән.

Узган елның көзендә Русия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ВИЧ таралу куркынычы турында кисәткән иде.

"Бүленгән акчалар авыруларның 25-30% дәвалауга җитәргә мөмкин. Бу очракта эпидемия куркынычы туа. 2020 елга авырулар саны 250% артачак", диде министр.

Татарстан белән Башкорстанда инде берничә ел ВИЧ йоктыручылар һәм СПИДтан үлүчеләр саны арта.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG