Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:22

28 февраль Ижауда яшәүче милләттәшләребез Чаллы язучылары – Зифа Кадырова һәм Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашты. "Спартак" халыклар иҗаты йортында алар укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Зифа Кадырованың татар телендә үзнәшер юлы белән дөнья күргән дүрт китабы чын мәгънәсендә укучылар мәхәббәтен яулады. 2008 елда “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы” кебек китаплары Татарстан Милли китапханәсенең “Ел китабы” исеменә лаек булды. 2010 елда “Көтеп узган гомер”, 2013 елда “Бәхеткә юл кайда?” китаплары басылды. 2012 елда рус телендә "Сумбуль" ("Сагынырсың, мин булмам") китабы нәшер ителде һәм шулай ук ел китабы исемен алды. Зифа Кадырованың әсәрләре “Агыйдел”, “Мәйдан” журналларында, “Кызыл таң”, дистәләгән газеталарда басылды.

Язучыларның китаплары

Язучыларның китаплары

Укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән Зифа Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы” китапларын Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез бик яратып укыган. Шуңа да алар очрашуда язучыга бихисап сораулар яудырды. Әсәрләрнең геройлары тормыштан алынганмы, вакыйгалар чынбарлыкка туры киләме, теге яки икенче геройның әсәрдәге язмышы тормыштан нигә бик аерылуы һәм башка күп кенә сорауларга җавапларны алды укучылар.

Кичәне Муса Җәлил китапханәсенең татар теле белгече Рәмзия Гыйззәтуллина алып барды. Ул авторларның әсәрләрен тирәнтен анализлап ты чыкты. Аңа өстәп залдан укучылар да әсәрләргә үз бәяләрен бирде. Мисал өчен, Ижауда Зифа Кадырова әсәрләрен Дания Борханова беренче булып укуы ачыкланды, аның китаплары кулдан- кулга киткән. Раил Разов тормыш иптәше белән төннәр буена китапларны укып чыгуларын җиткерде. Үзенең берничә соравына җавап та алды.

“Чулпан” татар театры сәхнәләштергән күренеш

“Чулпан” татар театры сәхнәләштергән күренеш

Язучылар белән очрашуга “Бәхет” ансамбле, “Чулпан” татар театры түгәрәгенә йөрүчеләр дә ныклап әзерләнгән. Җырчылар Рәкыя Шәрипова, Илдус Хуҗин һәм яшь милләттәшебез Рөстәм Егоров җырлар башкарды. “Чулпан” үзешчән театры артистлары Зифа Кадырованың әсәрләренә таянып берничә сәхнә күренеше дә әзерләгән. Үзешчәннәрнең сәхнәләштергән күренешләренә автор югары бәя бирде. Чаллы театры да Зифа Кадырованың бер әсәренә сценарий язган, тиздән тамаша көтелүен җиткерде китап авторы.

Зифа Кадырова очрашудан соң якташлары белән аралаша

Зифа Кадырова очрашудан соң якташлары белән аралаша

Зифа Кадырова - Башкортстан кызы. Тамашачылар арасында Башкортстанда туып үскән, бирегә күчеп килеп, тормыш коручылар байтак иде. Зифа ханым үзе мәктәпне тәмамлаганнан соң Чаллыга күчеп килә, төзелеш тармагында эшли. Ә китаплар язарга тормышындагы бер аяныч вакыйга этәргеч бирә. Зифа Кадырова хатын-кызларга шундый аяныч минутларда үзләре өчен генә булса да каләм алырга тәкъдим итте. Аңа нәкъ шушы шөгыль яшәргә көч һәм дәрт биргән.

Айгөл Әхмәтгалиева укучылар алдында чыгыш ясый

Айгөл Әхмәтгалиева укучылар алдында чыгыш ясый

Очрашуда катнашкан танылган язучы, Чаллыда чыгып килүче “Мәйдан” журналы һәм “Казан утлары” журналы хезмәткәре Айгөл Әхмәтгалиевага да сораулар күп булды. Ул - Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча сценарий язучы. “Ак чәчәкләр” романы 60нчы елларда басылып, татар һәм рус телләрендә меңләгән тираж белән чыкты. Өлкән буын бу әсәрне бик яхшы хәтерли. Шуңа да үткән елның азагында “Татарстан -Яңа гасыр” телеканалында эфирга чыккан “Ак чәчәкләр” фильмын өлкән буын зур игътибар биреп караган. Айгөл Әхмәтгалиевага китап укучылар, фильмны караучылар сценарий язуына ни сәбәпле алынуы, фильмга мөнәсәбәте хакында кызыксынды. Кинода яңгыраган җырны да милләттәшләребез отып калган, аны залда утыручылар җырлады да. Сәхнәдән “Ак чәчәкләр” җырын яшь башкаручы Рөстәм Егоров тамашачыга тәкъдим итте.

Очрашуга килүчеләр

Очрашуга килүчеләр

“Ак чәчәкләр” фильмына, Айгөлнең иҗатына, тормышына кагылган сорауларны китап укучылары күп бирде. Авторның әле генә нәшриятка тапшырган романы якташыбыз, беренче татар хатын-кыз актрисасы, Габдулла Тукайның чордашы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш һәм иҗатына багышланган. Айгөл Әхмәтгалиева Ижауда актрисаның тормыш юлын ачыклау нияте белән архивларда булуын, аны хәтерләгән кешеләр белән очрашуын сөйләде. Очрашуда Сәхипҗамал Гыйзәтуллинаның туганы Дилә Гыйззәтуллина 20нче татар мәктәбендә ана теле укытучысы булып эшләвен хәтерләүчеләр табылды. Айгөл ханым алар белән элемтәгә кереп, өстәмә мәгълүмат тупларга ниятен җиткерде.

Язучыларның китапларын әле укырга өлгермәгән кешеләр сатып та алды, авторлар китапларын Муса Җәлил китапханәсенә дә бүләк итте. Димәк, таган да күбрәк китап сөючеләр Зифа Кадырова һәм Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре белән якынрак таныша алачак.

XS
SM
MD
LG