Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Ирекле Русия форумы сәяси мөһаҗирләрне берләштерү максаты куя


Мәскәүдә Борис Немцовның үтерелүенә бер ел тулуны искә алырга чыккан оппозиция тарафдарлары

Мәскәүдә Борис Немцовның үтерелүенә бер ел тулуны искә алырга чыккан оппозиция тарафдарлары

9 мартта Вильнюста Ирекле Русия форумы ачылды. Ике көн дәвам итәчәк бу җыенда катнашучылар илне хәзерге сәяси, икътисади һәм мәдәни көрчектән чыгару юллары, сәяси мөһаҗирләрне берләштерү турында сөйләшә.

Литва башкаласындагы Kempinski кунакханәсендә узучы форумда Русиядән һәм чит илләрдән 40тан артык күренекле сәясәтче, хокук яклаучы, язучы, музыкант, журналист һәм блогерлар катнаша.

Сөйләшүгә Артемий Троицкий, Евгений Киселев, Евгений Чичваркин, Лилия Шевцова, Александр Морозов, Гарри Каспаров, Андрей Илларионов, Альфред Кох, Илья Пономарев та кушыла.

Форум кысаларында барлыгы тугыз сессия планлаштырылган. Күтәреләчәк төп сораулар дип түбәндәгеләр игълан ителгән:

- Русиянең сәяси һәм социаль-икътисади үсеш перспективалары

- Сәяси тоткыннарга һәм мөһаҗирләргә ярдәм итү

- Путиннан соңгы Русиядәге хәлләрнең ихтимал сценарийлары

- 2016 елгы Дума сайлавы

- Бәйсез медиага ярдәм, Русиядәге журналистиканың киләчәге

- Илне клептократиягә әверелдергән коррупциягә каршы көрәш

Сергей Давидис

Сергей Давидис

"5 декабрь" фиркасе рәистәше Сергей Давидис "Америка авазы" радиосына бу форумны Русиядән китәргә мәҗбүр булган сәяси мөһаҗирләр өчен берече мөһим җыен дип бәяләвен белдергән.

"Кемдер репрессияләрдән куркып киткән, кемдер башка сәбәпләр белән, әмма бу кешеләр киткәннән соң беркайчан да бергә җыелмады. Шуңа күрә, сәбәбе ачык: кимендә очрашу һәм аралашу. Әмма бу – дуслар очрашуы гына түгел, ә сәяси фикердәшләр очрашуы", ди Давидис.

Ул шулай ук бу форумның Русиядә калган оппозиционерлар өчен дә мөһим булуын әйтә: "Барыбызга да сәгатьләребезнең бертөрле йөрүенә ирешергә, вазгыятьне ничек аңлавыбызны уртаклашырга кирәк. Мин моны бик мөһим ди саныйм".

Давидис сүзләренчә, Русиядәге хәзерге режимга оппозициядә булганнар еш кына сайлаулар мәсьәләсендә дә Кырым мәсьәләсендә дә "максимализмга һәм үз карашларын абсолютлаштыруга кереп китә". "Бу – ахмаклык, игътибарны безне аера торган нәрсәләргә түгел, ә берләштерә торган нәрсәләргә юнәлтергә кирәк", ди Давидис һәм бу форумның әлеге максатка хезмәт итәчәгенә өметләнүен әйтә.

Даниил Константинов

Даниил Константинов

Заманында Русия оппозициясенең координацион шурасы әгъзасы булган, төрле шовинистик төркемнәргә кергән, кеше үтерүдә гаепләнеп өч ел төрмәгә хөкем ителгән һәм ярлыкау нәтиҗәсендә иреккә чыкканнан соң илдән китеп хәзер Литвада яшәүче Даниил Константинов фикеренчә, форумның төп максаты - Русиянең сәяси эмиграция вәкилләрен координацияләү булырга тиеш: "Төрле илләрдәге төрле төркемнәр арасында элемтә урнаштырырга, бергәләп эшләүләрен оештырырга һәм Русиядәге сәясәткә бергәләп ничектер тәэсир итәргә тырышырга кирәк".

"Русиянең сәяси эмиграциясе бик таркау, таралып урнашкан һәм үз гамәлләрен берничек тә диярлек координацияләми. Лондонда Михаил Ходорковский тирәсендә оешкан төркем бар, Гарри Каспаров бар, Литва, Польша, Украина һәм АКШтагы төркемнәр бар. Һәм аларның күбесе ниндидер уртак эш белән түгел, аерым үз эшләре белән генә шөгыльләнә, бергәләп эш алып барылмый, барысы да ниндидер кечкенә проектлар белән генә чикләнә”, ди Константинов.

Александр Рыклин

Александр Рыклин

Интернеттагы “Ежедневный журнал” сәхифәсенең баш мөхәррире Александр Рыклин жыенда күтәрәчәк, үзен борчыган мәсьәләләрнең берсе дип көзен узачак Дума сайлавында катнашуга карата оппозициядәге каршылыклы мөнәсәбәтне атады. "Бездә хәзер ике позиция – кемдер сайлауда катнашуны яклый, кемдер каршы. Минемчә, монда барысы да бераз катлаулырак, Ирекле Русия форумында катнашучыларга мин шул турыда сөйләргә телим", диде Рыклин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG