Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Башкортстанның Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, гыйнварда 44 кеше агуланып үлгән. Аларның өчесе 14 яшенә җитмәгән балалар.

Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе хәбәр итүенчә, гыйнвар аенда республикада аракы һәм газ белән агуланып 44 кеше үлгән. Аларның өчесе - 14 яшенә дә җитмәгән балалар. Аракы белән агуланып 11 кеше дөнья куйган. 18 кеше газ белән агуланган.

Аракы белән агуланучыларның күбесе Уфада. Республика буйлап наркотик белән агулануның алты очрагы булган. 2015 елда наркотик белән ел буена 11 кеше агуланып, 7 кеше үлгән иде.

Идарә мәгълүматларына караганда, гыйнварда барлыгы 313 кеше агуланган. Аракы белән агуланудан соң икенче урында дарулар белән агуланучылар килә.

Башкортстан Хатын-кызлары берлеге аракы һәм наркотик белән агуланып үлүчеләрнең саны пенсия яшенә чыкмаган ирләр булуын исәпкә тотып, “Ир-егетләрне саклыйк” дигән кампания башлаткан иде. Аның рәисе Рәшидә Солтанова ирләргә медицина тикшерүләре уздыру өчен дәүләт програмын булдыру тәкъдиме белән чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG