Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Путин рөхсәтсез машина йөрешләре һәм чатырлар куюны тыю канунын имзалады


Соңгы машина йөрешләре Русиядә 2015 елның декабрендә Платон түләү системына каршы оештырылды

Соңгы машина йөрешләре Русиядә 2015 елның декабрендә Платон түләү системына каршы оештырылды

Русиядә машина йөрешләре һәм протест белдереп чатырлар кую рөхсәтсез урам җыеннарына тиңләштерелде.

"Урам җыеннары, йөрешләр һәм пикетлар" турындагы канунга үзгәрешләр кертелде. Рөхсәтсез машина йөрешләре һәм чатырлар кору пикетларга тиңләштерелде. 9 март президент Владимир Путин бу канунга кул куйды.

Канунда машина йөреше урам җыенына тиңләштерелгән. Шулай ук үзе генә пикетка чыгарга теләгән кеше "тиз җыеп сүтелә торган корылма" куллану очрагында бу чарасы турында хакимиятләргә кимендә өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш, диелгән.

Канун бозган кешеләргә 300 мең сум, рәсмиләр 600 мең, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр штраф каралган. Канунга үзгәрешләр бер айдан да тизрәк вакыт эчендә кабул ителде. Беренче тапкыр бу өстәмә Дәүләт думасына 17 февраль бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG