Accessibility links

Кырымтатар мәҗлесе мәхкәмәсе 17 мартка күчерелде


Кырымтатар мәҗлесе мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат, гаепләүләр белән танышырга вакыт җитмәгәне сәбәпле мәхкәмә утырышын кичектерергә сорады.

Кырым Югары мәхкәмәсендә Кырымтатар мәҗлесенең эшчәнлеген экстремизмга тикшерү өчен бүгенгә билгеләнгән утырыш 17 мартка күчерелде. Беренче утырыш 3 март узды. Прокурор Мәҗлес вәкилләренә 600дән артык бит һәм 7 дискта урын алган гаепләүләрне тапшырырга тиеш иде, әмма документлар 7 март кына алынды. Адвокат алар белән танышырга вакыт аз булу сәбәпле утырышны күчерүне сорады.

Беренче утырышта Русия билгеләгән прокурор Наталья Поклонская үз чыгышында мәхкәмәне Кырымтатар халкы мәҗлесен ябарга һәм аны экстремист дип танырга чакырды.

Amnesty International исемле халыкара хокук яклау оешмасы 2015-2016 елларда Кырымда "сүз, фикер, җыелу иреге тагын да чикләнде" дигән белдерү белән чыкты. Украина президенты Петр Порошенко, депутатлар Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров белән Анкарага сәфәрендә Төркия белән Кырымдагы кырымтатарларны яклау эшендә хезмәттәшлекне ныгытырга килеште.

XS
SM
MD
LG