Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:29

Казан метросының баш мөдире һәм шәһәрнең транспорт комитеты башлыгы билет бәяләре артмаса, транспорт ширкәтләре бөлгенлеккә төшәчәк дип аңлатты.

Русиядә кайсы өлкәне алма – бәяләр арта. Тормыш кыйммәтләнә. Казанда 1 апрельдән транспортка бәяләр артырга мөмкин. Әлегә бу турыда фәрманнар имзаланмаган. Шулай да бу көтелмәгән яңалык булып яңгырамасын өчен җәмәгатьчелекне алдан әзерли башладылар.

Атнакич матбугат очрашуында Казанның транспорт комитеты башлыгы Айдар Габдулхаков Татарстанның тарифлар комитетына транспортка бәяне 26 сумга арттыруны сорап мөрәҗәгать иткәнен әйтте. Хәзерге вакытта башкалада җәмәгать транспорты ярдәме белән кирәкле урынга барып җитәр өчен тулы тариф белән түләү бәясе – 20 сум. Электрон карта белән түләү 18 сумга төшә. Тулы тариф белән түләү 26 сумга артырга, ә транспорт картасы белән түләгәндә билет бәясе 23 сум булырга мөмкин. Айдар Габдулхаков 26 сумга нинди чыгымнар кергәнен аңлатты. Ул “Бернинди алдау, хәрәмләшү, акча каеру юк, бөтенесе дә прайсларда язылган, күрсәтелгән”, диде.

“Казанда 843 автобус йөри. Алар кимендә 10 ел эшли. Яртысы лизингка алынган. Дизел ягулыгы белән йөргән бер автобус, әйтик, “Нефаз” автобус 8 млн 600 мең сум тора. Бер билетның бәясендәге 5 сум 91 тиене – дизел ягулык бәясе. 8 сум 3 тиен салымнар белән исәпләнгән хезмәт хакына китә. 1 сум 25 тиен – транспортны ремонтлау фонды өлеше, 42 тиен – алты шина бәясе. Һәр билеттан транспорт салымы, ОСАГО, КАСКО, пассажир иминияте өчен түләнгән акчаның өлеше – 56 тиен. 5 сум 4 тиен – лизинг өчен түләү. 2 сум 14 тиен – хуҗалык чыгымнары (янгынга каршы саклык чараларын булдыру, гаражларны җылыту, карау, электр уты өчен түләү, кадрларны укытулар). Нәтиҗәдә үзкыйммәт 24 сум 3 тиен булып чыга.

Чыгымсыз эшләр өчен билет бәясе 25 сум 23 тиен булырга тиеш. Ә бүген пассажирларның 24 проценты тулы тариф белән, ягъни 20 сум түләп йөри, транспорт карталарын кулланып, кесәләреннән 18 сум түләүчеләр саны 41 процентны тәшкил итә, 35 процент – “льготниклар”, алар 15 сум түли. Ягъни траспорт предпритиесе өчен уртача тариф 17 сум 79 тиен булып чыга”, дип сөйләде Айдар Габдулхаков.

"Билет бәяләре артмаса, транспорт ширкәтләре бөлгенлеккә төшәчәк"

"Әлегә төгәл бәяләр турында өздереп берсе берни әйтми, әмма бәяләр артмаса, автотранспорт ширкәтләре бөлгенлеккә төшәчәк", диде Казан “Метроэлектротранс” генераль директоры Әсфән Галәвов.

“Тарифлар артмаса, транспортны ремонтларга акча булмаячак, йөртүчеләргә дә, кондукторларга да хезмәт хакын түләү мөмкин түгел. 2011 елдан бирле билет бәясе 20 сумга гына артты. Инфляция зур, әмма безнең бәяләр шул ук калды дисәң дә була", ди ул.

Казанда җәмәгать транспорты бик иртә эшен туктата, аның вакытын озайту турында да сүз кузгаттылар. Автобуслар соңракка кадәр йөри аламы, җәмәгать транпорты бик начар йөри дигән зарга Айдар Габдулхаков пассажирларның кайчан нинди күләмдә йөргәнен күзәтүләрен әйтте. “Кичке унбергә кадәр Казанда 30 маршрут белән 89 кизү автобуслары йөри. Төнгә таба автобуста 1-7 пассажир булырга мөмкин. Автотранспорт ширкәтләре бу чыгымнарны каплый алмый”, диде түрә.

Урыс телле журналистлар Казандагы җәмәгать транспортында чыгышы белән Урта Азиядән булган хезмәткәрләр урынына “үзебезнең” кешеләрне ни өчен эшкә алмаулары турында кызыксындылар. Габдулхаков та, Галәвов та Урта Азия кешеләренең "эшкә җаваплырак карыйлар" дип әйтеп аларны яклады.

"Урта Азия кешеләре эшкә җаваплырак карыйлар"

“Үзебезнең ватандашлар акча аз дип эшкә килми. Бу – бик авыр эш. Иртәнге 4.50 автобус юлга кузгала, кичке 23.30да гаражга кереп туктый. Йөртүче белән кондукторның әле кайтып ашап йоклыйсы да, аннары яңадан юлга кузгаласы бар бит. Бик сирәкләр генә моңа чыдый. Урта Азия кешеләре эшкә бик җаваплы карый. Бездә эшләгән йөртүчеләрне биш куллап Мәскәүгә һәм Петербурга алалар”, дип сөйләделәр.

Галәвов: "Татар теле төшеп калган икән, бу – безнең хата"

Матбугат очрашуында Казан транспортының татар теленә мөнәсәбәте турында да сүз кузгатылды.

Казан метросында ара-тирә хаталар булса да, азмы-күпме икетеллелек саклана. Шулай да матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесе татар теленең кулланышы турында сорау биреп, Казан “Метроэлектротранс” генераль директоры Әсфән Галәвовның кылларын тартып карады.

Узган елда Азатлык Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары метро вагоннарында урнаштырылган электрон такталарның ике телдә – урысча һәм инглизчә эшләп, татар теленә урын калмавына игътибар итеп, хатаны төзәтүләрен сорап язган иде. Бу шелтәне алар Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган Казан “Метроэлектротранс” генераль директоры Әсфән Галәвовка хат итеп юллады. Әмма аның имзасы белән “Татар телен куллану башка милләтләрнең канәгатьсезлеген арттырачак, эшебездә урыс телен куллану карары – оешманың ихтыярында”, дигән сәер җавап хаты килгән иде.

"Электрон такталарда татар теле төшеп калган икән, бу – безнең хата, җитешсезлекне төзәтәчәкбез"

Азатлык хәбәрчесе республикада ике дәүләт теле барлыгын искә төшереп, Галәвовтан аңлатма сорап мөрәҗәгать итте, әмма җавап һавада эленеп калды. Матбугат очрашуында Азатлык Әсфән Галәвов метро эшендә татар телен куллану башкаларның ачуын китерә дигән фикердә калу-калмавы, татар теленә карата мөнәсәбәте үзгәрдеме-юкмы дип кызыксынды. Казанның җирасты юллары җитәкчесен бу сорау аптырашта калдырды.

“Дөресен әйткәндә, бу – минем өчен көтелмәгән сорау. Мондый аңлатма белән җавап хаты яза алмыйм. Күрсәтегез әле ул хатны? Бәлки, минем имза түгелдер ул? Мин андый җавап бирә алмыйм берничек тә. Республикада ике дәүләт теле. Без эшебездә ике телне дә кулланабыз. Электрон такталарда татар теле төшеп калган икән, бу – безнең хата. Җитешсезлекне төзәтәчәкбез”, дип вәгъдә бирде. Бу хатка җавапны кем язганын ачыклап булмады, әмма Әсфән Галәвов аны карамыйча имзалаганын аңлатып, гафу үтенде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG