Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Мәскәүдә Ингушетиядә кыйналган журналистларга теләктәшлек белдерәләр


Ингушетиядә һөҗүмгә дучар булган журналистлар һәм хокук яклаучыларга теләктәшлек белдерер өчен Русия президенты администрациясе каршына берәр кеше пикетка чыга.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов Ингушетиядә булган һөҗүм "хулиганлык" түгел, ә "көч кулланып журналистларның профессиональ эшчәнлегенә комачаулау" буларак тикшерелергә һәм хөкем ителергә тиеш, дип белдерде. Җинаять кодексының 144 маддәсе нигезендә моның өчен алты елга кадәр төрмә яный.

Кичә Норвегия, Швеция һәм Русия журналистлары һәм хокук яклаучылар утырган машинага билгесез кешеләр һөҗүм итте. Аларның камералары, кесә телефоннары һәм барлык документлары машина белән бергә яндырылды. Төркем "Азаплауларны булдырмау комитеты" эше кысаларында Чечня һәм Ингушетиядә йөри иде. Ингушетиядә бу хәлне тикшерер өчен "хулиганлык" һәм "кеше милкенә зыян салу" эшләре ачылды. Федотов Чечня башлыгы каршындагы кеше хокуклары вәкиленең "комитет бу һөҗүмне үзе оештырган" дигән фаразын "шактый кыю" дип бәяләде.

"Хөрмәтле коллегабыз фэнтези романнары язсын", диде Федотов Чечня кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухажиев белдерүенә. Ингушетия парламенты рәисе "хокук яклаучылар сәфәрләре турында хакимияткә хәбәр иткән булсалар мондый хәл килеп чыкмас иде", диде.

Федотов Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм Төньяк Кавказдагы президент вәкиленә Ингушетиядә һөҗүмне тикшерүне контрольгә алуны сорап мөрәҗәгать итте. Кичә яраланганнарның дүртесе бүген дә хастаханәдә калды. Журналистлар һәм хокук яклаучыларга теләктәшлек өчен 10 март Петербурда да җыелалар.

XS
SM
MD
LG