Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Татарстан баш архивы Мәскәүнең Vidimax ширкәте белән ярым хосусый, ярым дәүләтнеке булган уртак проект эшләде. Узган гасыр башыннан ук яздырылган музыкаль язмаларны, документаль кинохрониканы, бүгенге көн режиссерларының фильмнарын интернет аша акча түләп тыңлап һәм карап булачак.

Татар халкының алтын хәзинәсе – узган гасыр башыннан ук яздырылган музыкаль язмалар да 2017 елдан интернетта халыкка тәкъдим ителә башлаячак. Бушка түгел, түләүле булачак алар. Бу хакта Азатлыкка Татарстан аудио-визуаль документлар архивы башлыгы Сергей Горохов белдерде. Моның өчен tatarch.vidimax.ru порталы булдырылган, 2016 елдан аңа документаль фильмнар, кинохроник язмалар куела башлаган инде.

Әгәр бу эшкә Мәскәүдәге Vidimax ширкәте түгел, ә Татарстанның үзенең IT-паркы алынган булса, Горохов сүзләренчә, кулланучыларга язмаларны бушлай да тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылган булыр иде.

"Кызганыч, без Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән килешү төзи алмадык. Барсы да акчага бәйләнгән. Шуңа күрә, ул өлешчә дәүләтнеке, өлешчә хосусый хезмәттәшлек проекты булып чыкты. Vidimax коммерцияле оешма булгач, аларның керем дә аласы килә, аннан да кала, бу порталны эшләтеп тору да чыгымнар сорый", ди ул.

Горохов сүзләренчә, Vidimax артында Татарстаннан бер түрә дә тормый. Архив IT-парк белән барып чыкмагач, бу ширкәтне интернеттан эзләп таба. Шулай да архив җитәкчелеге IT-парк белән хезмәттәшлеккә өметен өзми.

"Безгә алар "юк" дип әйтми. Бәлки, кризис сәбәпчедер. IT-паркның дәүләт өлеше һәм хосусый өлеше бар. Дәүләткә караган барлык серверлар да тулган анда. Әгәр Татарстан президенты архивтагы күпләгән язмаларны тәрбия максатларында мәктәпләрдә дә күрсәтергә дигән фәрман имзаласа, без аларны мәктәпләргә бирергә тиеш булачакбыз. Ә ничек бирү юлларын мәгълүматлаштыру министрлыгы уйларга тиеш була. Архивтагы язмаларны тәкъдим иткәндә төрле максатлар өчен төрле мәйданчыклар булырга мөмкин. Безнең берничә тәкъдим бар, әмма барсы да финансларга барып төртелә. Дәүләтнең мөмкинлеге булмаганга без хосусый ширкәткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык", ди Горохов.

Моннан өч ел элек бу портал булдыру эше башлана. Vidimax "Тройка диалог" венчур фонды аша порталның нигезен (платформа) ясарга 4,25 млн доллар акча ала.

Татарстан архивы биргән мәгълүмат

Татарстан архивы биргән мәгълүмат

"Әгәр платформа сатып алсаң ул бик кыйммәткә чыга. Без шуңа күрә алар хезмәттәшләр булганга керемне бүлешәчәкбез. Керем бу порталны эшләтү өчен тотылачак, без акча эшли башлагач финанслар сорамаска җыенабыз", ди Горохов.

Аның сүзләренчә, кинодокументларның бер секундын цифрлау эше генә дә 75 сумга төшә. Аны хәзер шулай ук Мәскәүнең "Элар" корпорациясе башкара. Архив документаль фильмнар цифрлау эшен тендерга куйган була һәм анда "Элар" ота. Ул Русиянең башка архивларындагы язмаларны цифрлау эше белән дә шөгыльләнә.

Татарстан дәүләт архивының элекке җитәкчесе, хәзер "Гасырлар авазы" журналының баш мөхәррире Данил Ибраһимов сүзләренчә, архив 1918 елдан алып 80нче елларга кадәр булган бик уникаль хроника фильмнарны цифрлаштырган. Алар арасында 1927 елда эшләнгән татарча беренче нәфис фильм "Булат-батыр" да бар. "Сыйфаты бик әйбәт", ди Ибраһимов.

Архив бүген иҗат итүче режиссерлар белән дә бу порталга фильмнарын урнаштыру өчен сөйләшүләр башлаган. "Без алга таба язмаларга авторлык хокуклары булганнар да ниндидер тиеннәр алсын өчен килешүләр төзергә җыенабыз. Республиканың күпләгән кинематографистларын кызыксындырдык инде. Алар безнең порталга үзләре төшергән яңа фильмнарын куячак. Татарстанда 30га якын киностудия бар бит", ди Горохов.

Сергей Горохов

Сергей Горохов

Әлегә бу порталда аудиолар юк. Горохов сүзләренчә, архив фондындагы бөтен язмаларны конвертацияләү мәшәкатьле булып чыккан. "40 мең исемдәге аудио материал мең дискка язылган. Аларны програмга күчерү кирәк. Мин быел әлеге язмалар да порталда пәйдә булыр дип уйлыйм", ди Горохов.

Бүген татар халкы сәнгатенең һәм мәдәниятенең зур байлыгы – аудио фонды "Болгар" радиосында һәм Татарстан архивында саклана. 1948 елдан башлап Татарстан радиосында магнитлы тасмаларга яздырылган һәм фонотекада тупланып барган 40 меңнән артык аудиоязма 1999 елдан башлап 2010 елга кадәр реставрацияләнеп цифрлы форматка күчерелгән иде.

Язмалар арасында Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова һәм башка композиторларның әсәрләре (күбесе авторлар башкаруында), күренекле язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Хәким Сәлимҗановның тавышлары яздырылган әдәби материаллар, татарча спектакльләр дә бар.

Русиянең фонодокументлар дәүләт архивында да узган гасыр башында ук яздырылган музыкаль әсәрләр барлыгы ачыкланган, татарстаннар аларны да әлеге түләүле порталга куярга тели.

"Анда без 1907-1912 елларда язылган татарча язмалар таптык. Күбесенең башкаручылары да билгеле түгел, "Женский голос в сопровождении фортепиано" дип кенә язылган. Аларны да кайтару кирәк. Бу Мәскәү архивында үзебездә булмаган 600гә якын язма бар", ди Ибраһимов.

Данил Ибраһимов

Данил Ибраһимов

Бу язмаларны цифрлаштыруда кыенлыклар килеп туган. Алар грампластинкаларда түгел, ә тимер граморигиналларга язылган. Фонодокументлар архивының узган гасыр башындагы бу язмаларны цифрлаштыра торган җиһазы юк. Ул җиһаз Мәскәү консерваториясендә генә бар һәм татарстаннар бу эштә әлеге уку йорты ярдәм итәр дип өметләнә.

Ибраһимов сүзләренчә, Татарстан радиосы фондын цифрлаштыру өчен республика хөкүмәте өч миллион акча бүлгән. Бу акчага цифрлау җиһазы да алына. Ә документаль фильмнарны цифрлаштыруга 20 миллионнан артык акча бирелә. "Алар җиде меңгә якын фильм", ди Ибраһимов.

Архивның Vidimax белән уртак порталындагы бәяләргә килгәндә, фәнни-белешмә мәгълүмат бушка тәкъдим ителә, ә бер документаль фильмны карау 45 сум тора. Бу порталга теркәлүчеләр 48 сәгать эчендә бер язманы бер тапкыр бушка карый ала.

Аудио язмалар бәяләренең күпме торачагы әлегә билгеле түгел. Әгәр син берәр җырны сатып алырга һәм өеңдә әледән-әле тыңларга теләсәң, ул вакытта "тыңлау" түгел, "күчереп алу"га заказ бирү кирәк булачак. Портал белән кулланучы арасында килешү төзелә һәм акча күчерелә. Әлеге килешү нигезендә бу материалны бары тик өйдә үзең генә тыңлый йә карый алачаксың, тарату тыела. "Порталда үзеңә күчереп алу тыңлауга караганда кыйбатрак булачак", ди Горохов.

Бүген Русиядә авторлык хокукларын саклау да көннән-көн җитдирәк төс ала. "2013 елда Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан кинохроникасы студиясе язмаларын кулануга интеллектуаль хокукны архивка тапшырды. Ә инде аудиоязмаларга килгәндә, Татарстан хөкүмәтенең карары бар. Ул – "Татарстан" дәүләт телерадио-ширкәте бетерелгәндә аның документларын архивка тапшыру турында", ди Ибраһимов.

1948 елдан тупланган аудиофондның "Болгар" радиосында булган нөсхәсе киң кулланылышта түгел. Татарча спектакльләр, симфоник әсәрләр тыңлаучыларга бөтенләй тәкъдим ителми диярлек.

"Болгар" радиосының музыка мөхәррире Илфар Кәримов сүзләренчә, "Үткәннәр сагындыра" дигән сәхифәдә генә композиторларын, авторларын әйтеп, төрле елларда язылган җырлар эфирга бирелә.

"Бөтенләй тик ятмасынар дип кулланырга тырышабыз. Аннары безнең "Яшәү яме" дигән тапшыруыбыз да бар. Шәмсия Җиһангирова аның редакторы. Ул күбрәк язучылар турында тапшырулар эшли, фондтагы язмаларны, язучыларның үз тавышлары белән язылган истәлекләрне, сәхнәдән яздырылган әсәрләрен куллана. Элекке язмаларны куллану-кулланмау күпчелек очракта авторның үзеннән тора", ди Кәримов.

Татарстан радиосы һәр атнаның ял көннәрендә татарча спектакльләрне эфирга бирә иде. Бу якты хатирә әле дә өлкән һәм урта буынның хәтерендәдер. Кәримов бу спектакльләрнең бүген бөтенләй кулланылмавын әйтә. "Алар озын, форматы эфирга туры килми", ди ул.

Илфар Кәримов

Илфар Кәримов

Узган гасыр уртасындагы татарның күренекле җырчылары Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Мәрьям Рәхмәнкулова һәм башкаларның тавышларын ишетим дисәң, "Татар иле" сайтына да кереп тыңлап була. 50нче елларга утызга якын, 60 елларга да шул чамасы, 70нче елларга 60лап җыр куелган һәм башкалар. Бу бүлектә классик музыка юк дәрәҗәсендә. 2000 елдан алып бүгенге көнгә кадәр башкаручылар исемлеге дә бик сыек күренә. Кайбер җырлар ике мәртәбә эленгән, тыңлап булмаслык начар сыйфатлылары да бар.

Азатлык "Татар иле" сайтын эшләүче Раил Гатаулиннан аудиолар битенең алга таба тулыланачакмы әллә юкмы икәнен белә алмады. Гатауллин телефон шалтыратуларга җавап бирмәде.

Вконтакте сайтында да татар җырларын тыңлап була. Аларның күбесе 2000 еллар язмалары. Борынгырак берәр җырны эзли башласаң, табуың икеле.

Яндекс.Музыка хезмәте татар җырлары бүлеген ачкач продюсерлар арасында СD, DVD дискларның авыр сатылу проблемасын хәл итүгә зур өлеш кертер дип өметләнүчеләр дә, татар җырчыларын PR-лауда файда китерүенә шикләнүчеләр дә бар.

Татар җәмәгатьчелеге арасында Яндексның татар җырлары бүлегенә карата татар сәнгатен дөньяга таратуның тагын бер юлы ачылды дип куанучылар булды. Әмма тыңлыйм дип җырга бассаң, бу җырларны Русия, Беларус, Украина, Казакъстаннан кала башка илләрдә тыңлап булмый. Яндекс әнә шундый язу чыгара.

Инде tatarch.vidimax-ка килгәндә, аңа да Русия, Украина, Беларус, Молдовада яшәүчеләрдән кала башкалар керә алмый. Порталда бу илләрдә яшәүчеләрнең телефоннары аша гына теркәлеп була диелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG