Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Халит Гафури белән хушлаштылар


Халит Гафури белән хушлашу мәрасимендә
Халит Гафури белән хушлашу мәрасимендә

11 март Халит Гафури белән рәсми хушлашу мәрасиме аның бабасы Мәҗит Гафури йорт-музее ишегалдында үтте. Гафурилар гаиләсе шушы йортта яшәгән һәм Халит Гафури да шушында дөньяга килгән. Аңа 68нче яшь иде.

Мәрхүм белән хушлашуга әллә ни күп кеше килмәгән. Моның сәбәбен әлеге дә баягы киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп өлгермәү, ашыгычлык белән аңлаттылар. Шулай да Гафурилар нәсел нәсәбенең туган ягы – Гафури районыннан вәкиллек килгән. Район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Салаватов үз чыгышында Мәҗит Гафури һәм аның дәвамчылары белән якташларының горурлануы турында әйтеп кайбер истәлекләре белән уртаклашты.

Матәм чарасына республиканың күренекле язучылары һәм журналистлары да килгән. Халит Гафурины соңгы юлга озатуны төп оештыручы, Мәҗит Гафури исемендәге фонд җитәкчеләренең берсе, танылган журналист Мадрил Гафуров Халит Гафуриның күпкырлы талант иясе булуына дәлилләр китерде.

Наил Гаетбай
Наил Гаетбай

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбай, “Агыйдел” журналы баш мөхәррире, язучы Әмир Әминев, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина һәм башка чыгыш ясаучылар Халит Гафури турындагы якты, җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Халит Гафуриның улы Мирсәет үз чыгышында шулай ук әтисе хакында фикерләрен әйтте һәм әлеге матәм чарасын оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Мирсәет бүгенге көндә Казандагы бер урта мәктәптә 11нче сыйныфта белем ала. Матәм чарасында Халит әфәнденең җәмәгате катнаша алмады. Авырып китүе сәбәпле, аның дәваханәдән чыга алмавын әйттеләр.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Чара ахырында сүз Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә бирелде. Ул да башта Халит Гафури белән аралашулары турында искә алды. Аннан соң Коръән аятьләрен сөйләп ишеттерде.

Хушлашу мәрасиме тәмамлангач, мәрхүмне Гафури районына алып киттеләр. Ул бабасы – Мәҗит Гафуриның туган авылы Җилем Каранда бакыйлыкка күчерелде.

Халит Гафури 1948 елда Уфада туа. Ул - Мәҗит Гафуриның улы Әнвәрнең улы. Халит Гафуриның тумыштан күзләре күрми. Шуңа да карамастан ул табиб һөнәрен ала һәм Уфа дәваханәләрендә массаж ясау остасы булып таныла. Бихисап авыруларны аякка бастыра, савыктыра ул. Халит әфәнде Мәҗит Гафуриның исән бердәнбер оныгы иде.

Күренекле шагыйрьнең таланты оныгына да күчә. Халит әфәнде әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: шигырьләр, хикәяләр яза. Музыка уен коралларында уйнау сәләте дә бар иде. Шул ук вакытта актив җәмәгатьче дә иде ул. Җәмәгате, психология фәннәре кандидаты Люция Камаева белән бергә Мәҗит Гафури исемендәге фондка нигез салды Халит әфәнде. Бу фонд халык шагыйре истәлегенә ел саен байтак чаралар оештырып килде. Төрле иҗади бәйгеләр уздыру, китаплар бастыру да бу фондның мактаулы эшләре. Фонд эшчәнлегендә әүзем катнашучылар өчен Мәҗит Гафури исемендәген медаль дә булдырылды һәм аңа дистәләрчә күренекле шәхесләр лаек булды.

Халит Гафури озак авырудан соң Уфадагы 21нче санлы дәваханәдә вафат булды.

XS
SM
MD
LG