Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурмөхәммәт Хөсәенов эше Башкортстан Югары мәхкәмәсендә каралачак


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Башкортстанның Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов үзенең хаксыз рәвештә эшеннән алынуына бәйле мәхкәмәләрдә көрәшен дәвам итә. Чираттагы утырыш 15 мартка билгеләнгән.

Башкортстанның Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов узган ел эшеннән алынуы белән килешмичә башлаган мәхкәмә эше нигезендә чираттагы утырыш 15 март Югары мәхкәмәдә үтәчәк.

Нурмөхәммәт Хөсәенов 2015 елның 11 мартында гимназия мөдире вазыйфасыннан бушатылды. Гимназиянең беренче көненнән алып 20 ел буе җитәкчелеге дәверендә уку йорты алдынгы урыннарга чыкты, биредә балаларның сәләтләрен үстерүгә, аларны спортка җәлеп итүдә дә башкаларга үрнәк итеп куярлык казанышлар булды. Шуны исәпкә алып, 2009 елда милли гимназия федераль үзәкнең 1 миллион сумлык грантына да лаек булган иде.

Соңгы елларда татар гимназиясенә район хакимияте тарафыннан да, Башкортстан мәгариф министрлыгы ягыннан да дәгъвалар булып, Нурмөхәммәт Хөсәенов төрле дәрәҗә мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте һәм аларда бер-бер артлы җиңә килде. Гимназия татар уку йорты булса да, биредә хәтта элмә такталарны да фәкать башкорт телендә генә язу таләпләре куелды. Нурмөхәммәт Хөсәенов моның белән килешмәде. Мәгариф бүлеге сәнгать түгәрәкләренең "гимназия статусына килешмәве" турында белдерде. Мөдир бу дәгъвага да каршы чыкты. Соңгы чиктә Нурмөхәммәт Хөсәенов уку елы уртасында эшеннән алынды.

Соңгы бер ел буе элекке директор хаклык эзләү юлында. Бәләбәй шәһәре һәм районы мәхкәмәсе аның вазыйфасыннан кануннарны бозмыйча алынуы турында карар чыгара тора, Нурмөхәммәт Хөсәенов аңа шикаять белдерә тора. Әле ул Башкортстан Югары мәхкәмәсендә үзенең дәлилләрен китерәчәген әйтә.

Нурмөхәммәт Хөсәенов кире гимназия директоры вазифасына кайту өчен түгел, ә гаделлек җиңсен өчен көрәшүе турында әйтте Азатлыкка.

"20 ел буе җитәкләгән гимназиямнән мине бер гаепсезгә куып чыгарулары чын-чынлап канун бозып башкарылды. Әлеге көндә гимназиянең уку буенча да, башка юнәлешләрдә дә күрсәткечләре түбәнәюе дә күңелемне әрнетә. Анда милли рух та кими. Шушы күренешләрне тыныч кына күзәтә алмыйм. Хакыйкать җиңәргә тиеш, мин азаккача көрәшәчәкмен”, диде Нурмөхәммәт Хөсәинов.

XS
SM
MD
LG