Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:44

Диләфрүз Хәйруллина: Казаннар Мәскәүләр кебек татар телен сакламый


Мәскәүдәге "Диләфрүз" халык театры җитәкчесе Диләфрүз Хәйруллина казаннар, Мәскәү татарлары кадәр дә татар телен сакламыйлар дип белдерде. “Казанның мәдәни үзәге булган театрларда да русча сөйләшәләр, Татарстаннан килгән татар егетләрен иҗекләп татарчага өйрәтәм”, ди Мәскәү татары.

5-16 мартка кадәр Казанның “Мир” кинотеатрында Гаяр Нуримановның “Мәхәббәт йөрәк эше 2” фильмның премьерасы үтте. Тәкъдим итү чараларының берсендә кинода уйнаучы актерлар да килгән иде. Шуларның берсе – татар әдәбияты укытучысы ролен башкарган Диләфрүз Хәйруллина. Диләфрүз ханым күпләргә Мәскәүдә үзе оештырган “Диләфрүз” халык театры аша да таныш, тумышы белән Казаннан. Аларның халык театры апрельдә 30 еллык юбилеен билгеләргә әзерләнә. Диләфрүз Хәйруллина белән “Мәхәббәт – йөрәк эше 2” фильмы, Мәскәү татарларының көнкүреше, халык театрының хәле, татар теленең бүгенге кулланылышы турында сөйләштек.

“Мәхәббәт йөрәк эше 2” фильмына сез ничек килеп эләктегез, ул татар милләтенә файдалы проектмы?

– Гаяр Нуриманов төшергән әлеге кинода мин үзем дә катнаштым. Укытучы роленда студентларга Кол Гали турында сөйләдем. Бу бик кирәкле экран әсәре. Кино ике телдә төшерелде, русча барган вакытта аста тәрҗемә итеп татарча субтитрлар чыга. Бу татар теле үсешенә бер адым. Минем ролем очраклы рәвештә генә барлыкка килде. Фильм режиссеры кереп кино өчен төшерик әле дип сорагач, баш тартмадым. Мин уйнаган укытучының әллә ни әһәмияте юк, ул кыска гына булды. Төшерделәр дә, мин шундук оныттым.



– Кинода күпмедер дәрәҗәдә руслашкан гаиләләр сурәтләнә, Мәскәүдә татар гаиләләре ана телен өйрәнәме?

– Катнаш гаиләләр булса да, татарча белергә кирәк дип саныйм. Мин балаларымны, үзем җитәкләгән “Диләфрүз” театрындагы яшьләрне дә татарчага өйрәтәм. Бер заман театрга татар яшьләре агыла башлады, алар үзара танышып гаилә коралар. Татар гаиләсе тугач, мин бик шатлана идем. Балалары белән килүче яшь парларның кызларын улларын да татарчага өйрәтәм, шигырьләр бирәм, шундук отып алалар. Балалар белән Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен саф татар телендә куйдык.

Казан татарлары мәскәүләргә татарча яшәүдә үрнәк күрсәтә аламы?

– Заманында Айрат Арсланов безнең театрны карагач, казаннарга караганда сез татарча күбрәк беләсез, ничек шулай өйрәндегез дип шаккатты. Казан халкы телне сакламый, ә сез киресенчә, дип рәхмәтләрен әйткән иде. Бу, чыннан да, шулай. Әнәс Гайнанов исемле Казан егете бар, татарчаны иҗекләп өйрәтеп утырам. Татарча театр куярга кирәк, ә казаннар татарча белми.

Казанда булганда татар мохитен сизәсезме? Татарча сөйләшәләрме?

– Монда чиста татарча сөйләшүчеләрне күрмәдем. Тинчурин театрына барган идек. Татар театрында үз телебездә сөйләшмиләр. Тәнәфескә чыккач, “Давай, уйдем? – Нет, зачем, нам дали бесплатные билеты” дигән диалог ишеттем. Монда тел проблемасы гына түгел, театрның кадерсезләнүе дә ярылып ята. Аларга билетларны мәҗбүри бәйрәм хакына таратканнар дип уйладым инде. Безнең Мәскәүдә мондый күренеш юк. Билет 300 сум торса да, башка бәя булса да, тамашачы үзе сатып алып залны тутыра.

Казанда милли университет кирәк дип саныйсызмы?

Бөтен фән татарча булса, яшьләр аңлармы соң? Милли университет булдырыр алдыннан, иң элек татар телен мәктәптә укытырга кирәк. Һәм татар теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Безнең театрга йөргән кеше татарча белә, актерлары гына түгел, тамашачылар да аңлый, сөйләшә. Белмәгәннәре спекаткльдән соң калып, сәхнә артына кереп сорый. Без татар теленә өйрәтергә һәрвакыт әзер.

Мәскәүдә татарча концертлар бик еш үтә башлады. Бу нәрсәгә бәйле? Бәлки тамашачы арткандыр?

– Әлеге хакта сөйлисе дә юк. Март айларында һәркөн диярлек “Кремль” һәм “Космос” залларында Казан җырчылары килеп зур күләмле концерт үткәрәләр. Тамашачы бар, ләкин күпләре, бигрәк тә Горький мишәрләре концерт карарга түгел, ә буфетта, залда утырып ашау, арасында 100 грамм салып, бер-берсе белән күрешер өчен килә. Концертның кадере калмый. Казанда андый хәл күзәтелми иде. Бәлки бүген мишәр халкыннан аларга да күчкәндер. Сәнгать карарга килгәч, ашау-эчүне онытып торырга була бит. Әлеге ямьсез күренешләргә мин шаккатам. Мәскәү яшьләренең театр белән кызыксынмаулары шулай ук күңелгә тия, “Галиябану” спектаклен Салаватка алмаштыралар.

Бу тамашалар милләт өчен түгел, мишәрләрнең күңелен күрер өчен генә оештырыла дигән фикер туа...

– Әйе, алар үзләренчә котыра, сикерә. Сәнгать дигән нәрсә күренми. Әлеге тамашалар, гомумән, татар сәнгатен үстерә, файда бирә дип уйламыйм. Шуны карарга килгән халык китап та укымый, шигырь дә ятламый, Зифа Кадыйроваларның, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфанның да кем икәнен белмиләр. Күңелгә тия. Ләкин без, бернигә карамастан, үзебезчә арендага заллар алып татар әдипләренең, бөек шәхесләрнең әдәби кичәләрен үткәререгә тырышабыз.

Мәскәү музей-залларында татарча чаралар үткәрергә рөхсәт бирәләрме?

Бирәләр, акча түләсәң, беркем сүз әйтми. Ике сәгать өчен арендага 140-200 мең сум түлибез. Билет саткан 200-300 сум акча белән генә аренданы түләп булмый. Әлеге өлкәне хөкүмәт кайгыртырга тиеш.

Элек ирем исән чакта ул булыша иде. Тамырлары белән алман булса да, татарчаны өйрәнде, “Зәңгәр шәлдә” Ишан хәзрәтне уйный иде, бергә спектакльләр куйдык. Заллар табуда, фоторепортерлар эзләүдә ярдәм итә иде. Спекльдә уйнаучы яшьләргә, юлларына булса да, акча биреп барды. Халык бик яратты.

Ә хәзер ул акчаларны кайдан табасыз? Кем ярдәм итә?

– Беркем ярдәм итми. Театрны һаман шулай үз көчебезгә яшәтәбез. Мәскәүдәге Татарстан вәкилчелеге кризис дип аклана. Без бит террорчылар түгел. Ничә ел балаларны кечкенәдән алып татарча театрга өйрәтәбез, бер тиен акчасызга. Вәкиллек бер тиен белән дә булышмый. Без театр белән 4 тапкыр Казанда булдык. Мин артистларның юлларына, ашауларны, “АкБарс”, “Химик” мәдәният сарайларының арендаларына үзем түләдем. Татарстанның мәдәният министрлыгы да кризис дип ярдәмнән баш тарта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG