Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Мәскәү метросы төзелешендә эшләүчеләр биш ай хезмәт хакы алмаган. Дистәләгән кеше эшкә чыгудан баш тартты.

Мәскәү метросы төзелешендә эшләүчеләр биш айлык хезмәт хакын таләп итеп эшкә чыгудан баш тартты, дип хәбәр итә "Дождь" каналы.

Бүген метро идарәсе каршында берничә дистә кеше җыелды, аларның күбесе Мәскәүдә эшләүче мигрантлар. Эшләүче мигрантларның һөнәр берлеге рәисе Ренат Кәримов сүзләренә караганда, хезмәт хакы бурычлары акча булмау сәбәпле җыелган. Бу хакта аңа метро идарәсе хәбәр иткән. 1 марттан дистәләгән кеше эшкә чыкмый, әмма Кәримов моны "ризасызлык белдерү" дип санамый.

Һәр кешегә хезмәт хакы бурычы 100 мең сумнан арткан. Мигрантлар акча түләнеп беткәч кенә эшкә чыгачакларын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG