Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов: "Хакимияткә килсәк, милләтләрнең хокукларын яклаучы Конституцияне тулысынча үтәр идек"


Михаил Касьянов Азатлык сорауларына җавап бирде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00

Михаил Касьянов Азатлык сорауларына җавап бирә

ПАРНАС фиркасе башлыгы Михаил Касьянов сайлау алды кампаниясе кысаларында Татарстанда да булып китте. Аның фиркасе хакимияткә үтеп керү теләге турында әйтеп килә. Бу сәяси көчнең Татарстанның дәүләтчелеге, милли республикаларга карашы һәм Кырымны кайтару турындагы Азатлык сорауларына Михаил Касьянов эксклюзив җаваплар бирде.

– Русия сәясәтчеләренең, демократлармы, патриотлармы, евразиячел карашта торучылармы – барысының сәяси карашлары нык аерыла, әмма Русиянең бербөтенлеге мәсьәләсендә алар бердәм. Шул ук вакытта татарлар дәүләтчелеккә лаек түгел дигән фикер яшәп килә. Әмма татарларның күңелендә дәүләтчелек хыялы әле дә сүнмәгән. Татарстан мөстәкыйль дәүләт булган очракта, сез һәм ПАРНАС фиркасе аны яклар идеме? Татарлар иртәгә ук аерылып чыгарга җыенмый әлбәттә, әмма өстенлекләр, өстәмә вәкаләт бирү мәсьәләсенә карашыгыз күпләрне кызыксындыра.

– Мин Татарстанны Русиядән тыш күрмим. Минемчә, Татарстанда яшәүчеләр үзләре дә Русиядән аерым булырга теләми. Татарстан үзенең проблемнарын федератив дәүләт кысаларында хәл итә ала. Татарстан Конституциясендә Татарстанга үзенең милли үзенчәлекләрен исәпкә алу һәм үстерү мөмкинлеге каралган. Татар милләте – Русиянең нигезен тәшкил итүче асаба халык.

Хәзерге Русия хакимиятләре әле патша заманнарыннан башланып киткән урыслаштыру сәясәтен дәвам иттерә. Аңа бик күп мисаллар китереп була. Татарларга латин имласына күчү тыелды, татар теленә укытуга каршы хәрәкәт бара, рус телен укыту турындагы дәүләт концепциясе өлгесендә милли телләрдә укыту бөтенләй каралмаган иде. Сезнеңчә, Русиянең күпмилләтле булуы бу илнең өстенлегеме яки кимчелегеме?

– Безнең федераль нигезле дәүләттә хакимият милләтләрне, аларның хокукларын якларга тиеш, бу федераль хакимиятләр бурычы, бу Конституциядә язылган. Монда бу хакта борчылырга бернинди сәбәп булмаска тиеш. Без хакимияткә килгән очракта, Констититуция тулысынча үтәләчәк һәм Татарстанның хәзерге кебек хокуклары булачак. Хәзер алар, сез әйткәнчә, төрле кануннар белән төрле яклап кысыла, барлык республикалар федератив дәүләт кысаларында үз хокукларын яклый алырга тиеш, минемчә. Русиянең күпмилләтле булуы бу бик яхшы күренеш, без гасырлар буе бергә яшибез бит.

– Сәясәтче Михаил Прохоров милли республикаларны бетерергә кирәк дигән белдерүләр ясаган иде. Сез аның белән киләшәсезме?

– Юк, мин катгый рәвештә бу концепция белән килешмим. Русия федератив дәүләт һәм ул шул рәвешле үсәргә тиеш.

Бүгенге көндә Русиядә федерализм да җуела бара. 90нчы елларда Татарстан салымнарны тулысынча Мәскәүгә җибәрмәгәнгә күрә башкалардан баерак яши башлаган иде. Хәзерге вакытта салымнарның күпчелек өлеше федераль үзәккә китә һәм кире акчаны төрле програмнар ярдәмендә генә сорап ала алалар. Сезнеңчә Татарстан, Башкортстан һәм башка донор төбәкләр өчен нинди саннар, нинди тәртип гадел булыр иде?

– Мин гомумән салым түләү тәртибен үзгәртер идем. Төбәкләргә салым 5050 исәбе белән түләү дөрес булыр минемчә, бу үз чиратында җирле хакимиятләрне дә ныгытачак. Әмма Татарстан, Башкортстан һәм Чечняга ниндидер өстенлекләр бирергә ярамый дип саныйм. Чөнки бу бердәм икътисади тирәлекне какшата.

Сезнең Кырымны аннексияләүгә карагышызны беләбез. Кырымдагы кырымтатарлар хәзер сезнең потенциаль сайлаучыларыгыз була ала. Матбугат очрашуында хакимияткә килгән очракта Украина белән килешү төзеп канунилыкны торгызу теләге турында әйттегез. Сез моны ничек күз алдына китерәсез? Кырымны кайтарыр идегезме?

– Минемчә, Русия белән Украина арасындагы килешү булырга тиеш һәм анда Кырымны 2014 елның аннексиясенә кадәр булган хәлгә кайтару турында әйтелер иде мөгаен. Монда бернинди гаҗәепләнерлек әйбер юк. Кырымтатар автономиясе анда яшәүче халыкларның табигый теләге.

Сез хакимияттә булсагыз, кырымтатарлардан дошман мөһерен алыр идегезме?

– Әлбәттә, Русиядә барлык халыклар акланган. Сталинны хөкем итү һәм сталинизм корбаннарын аклау – бу безнең өчен нигез бурычларның берсе. Ленин җәсадын Кызыл мәйданнан чыгару – тагын бер зур мәсьәлә. Без күптән әйтеп киләбез, без бу чорга нокта куярга тиешбез.

Сез Кырымдагы хәлләрне күзәтеп барасызмы? Кешеләр югала, тентүләр, җырчы Җамалага басым ясала.

– Әйе, кызганыч, бу шулай, күзәтеп барабыз. Бу – канунсызлык, башбаштаклык, хокук яклаучылар да анда эшли алмый. Анда кырымтатар каналы зур кыенлыкка тарыды. Без Русия ватандашлары булсын, Украина ватандашлары булсын, андагы халыкларга теләкләшлек белдерәбез.

XS
SM
MD
LG