Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:56

Наилә Гәрәева: "Безгә алмашка яшьләр килә"


10 март Казанның Актерлар йортында Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Наилә Гәрәеваның иҗат кичәсе узды. “Яшь барган саен олы рольләрне бирсәләр дә, үпкәләмим, чөнки театрның киләчәге сәләтле яшьләр кулында”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Наилә Гәрәеваның 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичәгә артистының иң якын дуслары, сәхнәдәшләре, актерлар йорты ветераннары, туганнары килгән иде. Алар арасында камаллылар Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдин, Луара Шакирҗан, Эмиль Талипов, Тинчурин театры артисты Исламия Мәхмүтова, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Наилә Гәрәеваның улы Фәрит Бикчәнтәев тә булды. Очрашуда Наилә ханымның тормыш юлын сурәтләгән “Язмышыма рәхмәт” китабы да тәкъдим ителде.

Килгән кунакларның барысы да юбилярга бәйле җылы хатирәләрен, бергә укыган елларын, балачакларын, театрдагы беренче адымнарын барлады. Наилә ханымның сәхнәдәге гомерлек "ире" Ринат Таҗетдин: “Безнең театр гомер-гомергә данлыклы артистлар белән мактаулы иде. Ильская, Камская, Булатовалар рәтенә, һичшиксез, Наилә Гәрәеваны кертергә була. Алар укып актерлык серләренә төшенмәгән, сәләт өстән бирелгән, татар халкы гомумән театр сөючән халык”, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Наилә ханым сыман көлә белүче, аның кебек сөйли белүчеләр башка юк.

Камал театрының яңа буын артистлары исеменнән чыгыш ясаучы Эмиль Талипов, Наилә Гәрәевага чиксез соклануларын белдерде. Аның фикеренчә, Фәрит Бикчәнтәев театрның әтисе булса, Наилә Гәрәева - аның әбисе.

“Наилә апа һәрчак җылы, назлы сүзе белән күңелне күтәрә, безне үз оныклары, балалары итеп күрә. Наилә ханымның рольләре беркайчан да бетмәс, ул сәхнәдә булыр, чөнки ул баш режиссерның әнисе”, дип шаяртты Эмиль.

Рольләргә килгәндә, Наилә ханым белдергәнчә, 75кә җиткәч, олы яшьтәге геройларны уйнарга туры килә икән. “Безгә алмашка яшьләр килә. Аллага шөкер, алар бар һәм бик сәләтле. Бу театрның киләчәге бар дигән сүз”, диде ул Азатлык радиосына. Сүзен дәвам иттереп, татар театры зәвыгын югалтмаска тиешлегенә басым ясады.

Кайбер театр сөючеләр Камалда ир-ат артистларның “Зәңгәр шәл” кебек спектакльләрдә хатын-кыз артистларның рәхәтләндереп күкрәкләрен тотуларын әйткән иде. Шуңа бәйле сорау биргәч Наилә ханым гаҗәпкә калды һәм мондый хәлнең булуы мөмкин түгел дип сорауның күңеленә тиюен сиздертеп катгый җавабын бирде.

"Татар театрларында эротика булырга тиеш түгел"

“Зәвыксыз театр була алмый, ул кешене рухи яктан баетып торучы урын. XXI гасыр – үз-үзеңне иркен тоту, бар нәрсә дә яраган, эротика заманында зәвыкны саклап калу зур көч таләп ия. Мондый күренешләр рус театрларында чагыла. Ләкин без мөселманнар, безнең татар театрларында бернинди эротика дигән төшенчә булырга тиеш түгел һәм ул юк”, диде Наилә ханым.

Наилә Гәрәева театр артисты һөнәреннән тыш 25 ел буе яшьләргә белем бирә. Юбилей кичәсендә аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан килгән укучылары да котлады. Алар Наилә ханымны ук канаты белән чагыштырып, “Укны кай якка җибәрәсең, шунда оча, ә Наилә ханым очкан вакытта да үз юлын үзе сайлый”, диде укучылары.

Күренекле халык артисты белән очрашуда Наилә Гәрәеваның театр һәм шәхси тормышындагы фотоларыннан күргәзмә оештырылган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG