Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тәртипкә китереләчәк парклар саны киметелгән


Элегрәк 52 парк төзекләндереләчәк диелсә, хәзер аларның саны 44кә калган.

2016 елда Татарстанда "Парклар һәм скверлар" програмы нигезендә 44 объектны яңарту һәм тәртипкә китерү планлаштырыла. Элегрәк 52 парк турында сүз барган иде. Шулай итеп сигез объектка киметелгән. Бу хакта "Реальное время" яза.

Татарстанда узган ел – Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителсә дә, Казанда берничә шау-шулы вакыйга булды. Башкаланың Урицкий паркында тугыз агач юк ителде. Аларның алтысы кешеләргә куркыныч тудыра дип табылган, әмма өчесе юл салырга комачаулый дип киселде. Парк символы булган бер гасырлык тал агачына да ясин укылды. Бу казаннар бөтенләй көтмәгән хәл дип бәяләнде. Паркны төзекләндерү эшен башкарган "Волга Автодор" оешмасына штраф салынды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров фәрманы белән дә Ленин бакчасының өске өлешендәге агачлар киселде, биредә машина кую урыны ясалырга тиеш иде. Бу эшне башкарыр өчен Казан мэриясе рөхсәт биргән. Бу гамәл Казан җәмәгатьчелегенең ачуын кабартты. Матбугатта, интернетта шау-шу купты. Моңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Активистлар җиңде – Миңнеханов парковка ясарга рөхсәт итмәде, киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга кушылды.

XS
SM
MD
LG