Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Көнбатыш партнерлар Сүрия турында сөйләште


Джон Керри (у) һәм Жан-Марк Эйро
Джон Керри (у) һәм Жан-Марк Эйро

АКШ һәм Франция Димәшкнең Женевада Сүриядә булачак президент сайлау турында сөйләшергә теләмәү турындагы белдерүен провокацион дип атады.

АКШ һәм Франция Бәшәр Асад режимы вәкилләренең Сүриядә булачак президент сайлау турында сүз алып барырга телмәү турындагы белдерүләрен провокацион дип атады.

Якшәмбе көнне Парижда Көнбатыш беректәшләре киңәшмәсе барышында Франция тышкы эшләр министры Жан-Марк Эйро һәм АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Женевадагы сөйләшү алдыннан ясалган бу белдерүне провокацион һәм элегрәк Сүриядә тынычлык урнаштыру өчен ирешелгән уңышка капма-каршы дип атады. Эйро һәм Керри Асад тарафдарлары булган Русия белән Иранны Димәшкнең утны туктатуны үз файдасына куллануны чик куюга ирешергә чакырды. Очрашуда шулай ук Британия, Германия, Италия һәм башка Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары катнашты.

Якшәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриядән куып чыгарылган экстремистларның Йәмән, Әфганстан, Либиядә урнашыуын әйтте. Лавров Мәскәү һәм Вашингтон мәгълүмат бүлешү белән генә чикләнмичә, "террорга каршы гамәлләрне координацияләргә тиеш", диде. Русия тышкы эшләр министры шулай ук Сүриядә хәрби чаралар барышының бер этабында АКШ Русия хәрбиләренә Пальмираны азат итү белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән, шул ук вакытта үзләре төп көчне "Ислам дәүләте" экстремистик төркеме (Русиядә тыелган) "хәлифәт башкаласы" дип игълан иткән Ракка шәһәрен азат итүгә юнәлдермәкче булган дип әйтте.

XS
SM
MD
LG