Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аккош күлендә май чабып кышны озаттылар


Аккош күлендә Май чабып кышны озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

13 мартта Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәме оештырып кышны озаттылар. Бәйрәм ахырында начарлыкны чагылдырган карачкы ут төртеп яндырылды.

Аккош күленең бер кырында урнаштырылган сәхнәдән урысча җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Кышны озату һәм язны каршы алуны чагылдырган кыска номерлар күрсәтелде. Кыскасы, урыс милли киемнәре кигән сәнгатьчеләр халыкны төрлечә күңел ачтырды.

Сәхнәдә алып баручы җиткергән сүзләргә караганда, 13 мартта праваслав христианнар Кичерү якшәмбесен билгеләп үтә. Кичерү якшәмбесе май атнасын тәмамлый. Бу көнне христиан динендәгеләр бер-берләренең үпкәләрен кичерә.

14 мартта праваслав христианнарның Зур уразасы башлана. Аларның иң төп уразасы булган бу гыйбадәт быел 30 апрельдә тәмамлана.

Якшәмбе ике сәгать барган Май чабу бәйрәме ахырында, күл буенда урнаштырылган, начарлыкны чагылдырган карачкы ут төртеп яндырылды.

XS
SM
MD
LG