Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров сүзчесе Илья Яшинга карата җинаять эше ачуны сорый


Илья Яшин
Илья Яшин

23 февральдә Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Яшин Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров эшчәнлеге турында хисап игълан иткән иде. Оппозиция Кадыйровны эшеннән алуны таләп итә.

Чечня башлыгы сүзчесе Альви Кәримов Рамзан Кадыйров турындагы хисабы өчен ПАРНАС рәисе урынбасары Илья Яшинга карата җинаять эше ачуны сорап Русия баш прокуратурасы һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Кәримов "Интерфакс"ка әйткән һәм мөрәҗәгатьне сүзче буларак түгел, ә Чечняның мактаулы кешесе буларак бирүен сөйләгән.

Кәримов сүзләренчә, хисапта Кадыйровка яла ягу, мыскыллау һәм нигезсез гаепләүләр һәм шулай ук милли һәм дини нәфрәт чагыла.Авторфикеренчә, Яшин "Чечняның Русия ватандашларына аларның иминлегенә куркыныч тудыруын һәм җиһад игълан итәргә мөмкинлеген яза" дип китерә "Интерфакс" Кәримов сүзләрен.

Кадыйров сүзчесе федераль куәт оешмалары һәм Чечня башлыгы арасында бернинди дә дошманлашу юк һәм бу хакта Яшин хисабында язылганнар дөреслеккә туры килми дип әйтә. Шулай ук ул Кадыйровның "30 меңлек шәхси армиясе" бар дигән сүзләрне дә кире какты.

Аның фикеренчә, "хисап Кадыйров һәм бөтен чечен халкына каршы юнәлдерелгән провокацион-агрессив характерда".

23 февральдә Илья Яшин Мәскәүдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров эшчәнлеге турында "Дәүләт иминлегенә куркыныч" дигән хисап тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG