Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда төбәк каналларын гомумрусия исемлегенә керттермәкчеләр


Башкорстан Корылтай рәисе Константин Толкачев дәүләт теле статусына ия һәрбер тел телевидение һәм радиода киң кулланылырга тиеш дип саный.

Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай комитеты утырышында төбәк телевизион һәм радиоканалларын киң җәмәгатьчелеккә карау мөмкин булган исемлеккә кертү тәкъдимен хуплаганнар. Бу хакта Корылтай матбугат хезмәте яза.

Җирле үзидарә, ватандашлар җәмгыяте институты үсеше һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комитеты утырышында Дәүләт Җыены президиумы алдында пленар утырышта “Русия Федерациясенең аерым кануннарына үзгәрешләр кертү” канунын тикшерүне сорау турында карар кабул ителгән.

Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Эльвира Аиткулова: “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында”гы федераль канунда президент тарафыннан раслана торган бөтен кешеләргә дә карау мөмкинлеге булган каналларга бары тик гомумрусия телевизион һәм радиоканаллы гына керә. Төбәк каналларын халык яратып караса да, алар бу исемлеккә кертелмәгән. Алар тапшыруларын бары тик кабел челтәрдә һәм интернетта гына алып бара ала һәм бу аудиторияне киметә”, дигән.

Хәзер гомумхалык карый ала торган теле-радиоканалларга Русия субъектлары хакимият оешмалары булдырган яки 50%тан артык нигез капиталы төбәкнеке булган оешмаларга караган каналларны кертү тәкъдим ителә. Бу исемлек федераль хакимият тарафыннан билгеләнә.

Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев әлеге канун өлгесенең берлык төбәкләр өчен дә мөһим булуын әйтте.

“Төбәк телеканаллары җирле халыкны төбәктә булган вакыйгалар белән таныштыра һәм халыкның мәгълүмати ихтыяҗын канәгатьләндерә. Социаль мөһим контент булдыра. Шулай ук Русия республикаларының үз дәүләт телләре барлыгын да онытмаска кирәк. Аларны гомумхалык карый ала торган телевещаниедан чыгару конституцион хокук нормалары һәм Русия федерализмы рухына туры килми, чөнки дәүләт теле статусына ия һәрбер тел телевидение һәм радиода киң кулланылырга тиеш. Әлеге канун өлгесе күп кенә Русия төбәкләрендәге безнең хезмәттәшләрдә яклау таба”, диде ул.

XS
SM
MD
LG