Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

80 яшьлек Клара Булатова "Дулкыннар"да балаларны тамаша кылды


12 март Казанның Халыклар дуслыгы йортында Клара Булатованың 80 яшьлегенә багышланган “Дулкыннар” бәйгесенең гала-концерты үтте. Клара ханым барлык чыгыш ясаучы балаларны игътибарлап карап утырды.

XI республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе елдагыча дүрт номинациядә уздырылды: рәсем, нәфис сүз, вокал һәм инструменталь ансамбльләр. Аларның барысы да Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар шагыйрәсе Клара Булатова иҗатына бәйле. Оештыручылар сүзләренчә, быел бәйгегә килгән гаризалар рекорд куйган, аларның саны 600гә кадәр җиткән, ә катнашучылар меңнән арткан.

Башка еллардан аермалы буларак, “Дулкыннар 2016”ның төп герое, күренекле шагыйрә Клара Булатова, 80 яшендә исән-сау, үз аягында йөреп кенә калмый, бәйге буе катнашучылар белән бергә була. Әлеге чараны оештыручы “Идел” яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина сүзләренчә, балалар өчен бу истә калырлык һәм бик мөһим мизгелләр. Чөнки татар әдәбияты легендасы белән очрашу, аны исән килеш күреп калу бәхете һәрберсенең күңелендә калачак.

Катнашучы балалар исә, Клара Булатованың тулы биографиясен белмәсәләр дә, “ул язучы, шагыйрь”, дип җавап кайтардылар. “Без Клара Булатованы сыйныф дәресләреннән үк беләбез, конкурс игълан иткәч катнашырга булдым”, ди Чүпрәледән Рәнис Алеев. Яшел Үзән кызы Инзилә Сәмитова үзен күрсәтергә, яңа дуслар табарга килгән. Ул Клара Булатова турында кечкенә сыйныфларда өйрәнүләрен, ә хәзер сөйләмәүләрен әйтте. Казан театр училищесы укучы Илназ Гыймалтдинов шулай ук, җиңү яулар өчен, исем артыннан килдем, бәйге минем өчен стимул, дип белдерде.

Халык артисты, “Дулкыннар”ның жюри әгъзасы Миңгол Галиев фикеренчә, катнашучы балалар арасында Клара Булатованы белмәүчеләр дә очрарга мөмкин. Әлбәттә, монда катнашырга теләк белдергәч, остазлары Клара Булатованың кем икәнен сөйләп бирергә тиешләр. Элек балалар аның кем икәнен бөтенләй белмәсәләр, бүген “Дулкыннар”дан соң һичшиксез танышачаклар, диде Миңгол Галиев.

Күп кенә бәйгеләрдән соң балаларның җиңүләре онытыла, истәлек булып мактау кәгазе генә калырга мөмкин дигән фикерләргә Ләйсән Сафина, бездә алай түгел, дип каршы чыкты. Аның фикеренчә, “Дулкыннар” конкурсы балалар, бигрәк тә мәктәп укучылары өчен зур киңлекләр ача. Жюри составы һәрберсен тыңлый, истә калдыра, ә жюрида Татарстанның билгеле артистлары һәм мәдәният университеты мөгаллимнәре, консерватория укытучылары утыра. Шул сәбәпле монда катнашучы талантлы егет-кызлар югалып калмый дип ышандырырга тырышты Сафина.

“Ләкин безнең төп максат укучыларны конкурста җиңдереп университетка укырга кертү түгел. Без үзебезнең бөек татар шәхесләренең затлы җырларын яшьләрнең репертуарына кертергә тырышабыз. Чөнки бүген татар эстрадасы бөтенләй башка якка китә башлады”, ди ул.

Бәйгедә җиңү яулаган катнашучыларга акчалата премия түгел, ә истәлекле, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге ача торган бүләкләр бирелде. Араларында Клара Булатованың китап җыентыклары, бәйгенең иганәчеләре булган театр һәм фотостудияләргә билетлар, клип төшерү һәм җыр яздыру мөмкинлеге бар.

Әйткәнебезчә, Клара Булатова гала-концерт буе да балаларны күзәтеп утырды. Килгән кунаклар Клара ханымга чәчәкләр, бүләкләр әзерләгәннәр. Ул авырлык белән булса да сәхнәгә менеп, рәхмәт сүзләре әйтеп быелгы “Дулкыннар” бәйгесенә йомгак ясады.

“Әдәбиятне, сәнгатьне, мәдәниятне олылап яратып үскән балалар иманлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле була”, ди шагыйрә. Соңыннан ул үз халәтен сурәтләгән шигырен укыды.

XS
SM
MD
LG