Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Украина АТР кырымтатар каналына матди ярдәм күрсәтәчәк


АТР каналы студиясе (архив фотосы)

АТР каналы студиясе (архив фотосы)

Тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган АТР бәйсез кырымтатар телеканалының 10 млн һривня (якынча $385 мең) бурычы булуы сәбәпле аның эфирдан китү ихтималы туды. Каналның матди мәсьәләләре килеп чыгуы аның хуҗасы Ленур Ислямовның Русиядәге бизнесына аяк чалу тырышлыгы белән бәйле булырга мөмкин.

Әлеге бурыч Астра 4А иярчене хуҗасы булган Швеция ширкәте алдында барлыкка килгән. Каналны коткару өчен аны кайгыртучы активистлар интернетта аукцион оештырып, мөрәҗәгать белән чыктылар, төрле чаралар оештыра башладылар.

Бу мәсьәлә матбугат чараларында киңкүләм яктыртыла башлагач, Украина хәкүмәте АТРның эфирда калуына ярдәм буларак 5 млн һривня аерды. Бу хакта 10 март хөкүмәт утырышында премьер Арсений Яценюк тиешле министрлыкларга күрсәтмә бирде. Украинаның информация сәясәте министры Юрий Стець сүзләренчә, калган 5 млн һривняны иярчен хуҗасы сызып ташларга риза булган. Шулай итеп, кырымтатар мәсьәләләрен хәл итү өчен 2016 елга Украина бюджетында күрсәтелгән 60 млн һривняның бер өлеше АТР каналына аерылачагын фараз итергә мөмкин. Һәрхәлдә Киев бу юнәлештә беренче адымны инде ясады.

2014 елда Роскомнадзор АТРны теркәүдән уздырмаганнан соң 1 апрельдә Кырымда каналның тапшырулары туктатылган иде. Ул вакытта Кырым хакимиятендә утыручылар каналның хуҗасы һәм иганәчесе Ленур Ислямовны каналны сатырга да өндәгән иде. Ләкин ул моңа риза булмады. Моннан соң Ислямов АТРны Киевка күчерергә мәҗбүр булды һәм ул эфирга иярчен һәм интернет аша Киевтан чыга башлады.

Ленур Ислямов Мостафа Җәмилев, Рифат Чубаров белән элемтәдә торып 2015 елда Кырым чигендә азык-төлек, электр блокадасын оештырды һәм Кырым батальонын җыя башлаганнан соң аның Русиядәге, Кырымдагы барлык бизнесы сак астына алына башлаган иде. Нәтиҗәдә АТР телеканалын финанслау да авырлашты. Соңгы хәбәрләргә күрә Ислямовның бизнесын Русиядә банкрот итә башлаганнар.

Мәскәү Ислямовның бизнесын банкрот итеп аннан үч аламы?

АТР телеканалында матди мәсьәләләр килеп чыгуы Ислямовның Русиядәге бизнесын бетерү белән бәйле булса кирәк. 16 март Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсендә Русия Саклык банкының Ислямовны банкрот итеп тану турында гаризасы никадәр нигезле булуы каралыр дип көтелә. Мәхкәмәгә юлланган гаризада Ленур Ислямов һәм аның хатыны Эльвираның Саклык банкына 2.2 млрд сум бурычы булуы хакында хәбәр ителә, мәхкәмә ФМСка Ислямовның тору урынын билгеләргә дә кушкан. Ислямовның бизнес-партнеры Роман Синченко журналистларга "бу мәхкәмә бәлки Ислямовның “Квингруп” ширкәтенә бирелгән кредитлар белән бәйледер" дигән. “Квингруп” җиңел машиналар сату белән эш иткән.

Әгәр дә мәхкәмә Саклык банкы таләпләрен канәгатьләндерсә, Ислямовның Русиядәге “Квингруп” төркеменә кергән 30га якын дилер ширкәтләре бурыч хисабына тартып алына ала. Бу дилер нокталары Воронеж, Липецки, Вологда, Ярославль, Мәскәү, Кырымда урнашкан. Әгәр дә алар бурычны капламаса, мәхкәмә Ислямовның Украинадагы бизнесына да игътибар итә ала икән. Саклык банкы канунның яңа нормалары белән файдаланып, ягъни кемдер шәхес буларак (физлицо) банкрот булып танылса, мондый очракта аның бар дөнья буенча активларын эзләргә һәм элекке килешүләрне шик астына куеп, аларны юкка чыгаруы мөмкин. Мәсәлән, Ислямов йортын саткан булса, мәхкәмә бу сатуны юкка чыгара ала һәм шул йортны кредит бурычларын кайтыру хисабына тотып калуы мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, Саклык банкы Ислямов компаниясенә яңа идарәчене тәгаенләгән. Ул - 2006 елда ЮКОС нефть ширкәтен банкрот иткән Эдуард Ребгун булган икән.

Ленур Ислямов Чонгарда блокада штабында, 10 декабрь 2015

Ленур Ислямов Чонгарда блокада штабында, 10 декабрь 2015

2015 елда Ленур Ислямов Кырым чигендә гражданлык азык-төлек, электр блокадасын оештырганнан соң аның Кырымдагы бизнесына басым тагын да артты. Кырымда юлчыларны йөртүче иң зур “СимСитиТранс” автобус паркында кораллы төркемнәр катнашында тикшерүләр узды, ширкәткә штрафлар салынды, Ислямов ачып җибәргән “Джаст” банкының лицензиясе бетерелде.

Русия билгеләгән Кырым прокуроры Поклонская Ислямовның электр блокадасын оештырып 1 млрд сум зыян китергәнен сөйләп, аңа каршы җинаять эшен ачып җибәрде. Кырым хакимиятләре Ислямовның Кырымда булган һәммә активларын тотып алырга вәгъдә итте.

Кырымдагы хәлләрдән соң Ислямов АТР телеканалын коткару өчен 2014 елда аны Киевка күчерергә мәҗбүр булган иде. Шуннан АТР Киевтан үзенең иске украин лицензиясе буенча эфирга чыга башлады. Канал өчен арендага бүлмәләр алынды, Кырымнан телеканал белән Киевка күченергә мәҗбүр булган журналистларны торак, эш хакы белән тәэмин итү, яңадан техник җиһазларны сатып алу, иярчен аша трансляцияне Кырымга, бар дөньяга дәвам итү өчен зур акчалар кирәк булды. Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, тик иярчен аша трансляция өчен Кырымда аена 40 мең доллар кирәк булган. Ислямовның бизнесын бетереп Мәскәү Кырымдагы хәлләрне яктырткан бәйсез АТР каналының трансляциясен туктатырга тырыша. Башланачак мәхкәмәләрнең төп максаты да АТРны бетерү кебек күренә. Бөтен бу мәхкәмәләр, банкрот итү эшләре Ислямовның Кырым мәсьәләсендә позициясе өчен үч алу гамәлләре була ала.

Ә инде Украинада Кырым чигендә Номан Челебиджихан исемендә кырымтатар батальонын барлыкка китерү кебек проектлары күрәсең Мәскәү өчен соңгы нокта булган. 12 мартта туры эфирда шул батальонга кергән гаскәриләрне АТРдан күрсәтеп Ислямов бер сәгатьлек чыгыш ясады. “Әгәр дә Кырымда кырымтатарларга һөҗүмнәр башланса, без Кырымга беренче булып керербез”, диде ул. Аның соңгы вакытта шулай кисәтеп сөйләүләре, "Кырымны тик без үзебез, кырымтатарлар коткарырга тиешбез, бездән башка моны беркем эшләмәячәк, батальонга керегез", дип игълан итүләре аның үзенең бизнесы һәм банкротлык турында уйламаганын күрсәтте.

XS
SM
MD
LG